Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Район хуҗалыкларында язгы чәчү темплары көчәя бара

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10 май иртәсенә районда язгы чәчү 9 процентка башкарылган. Планда каралган 50,8 мең гектар җирнең 4,7 мең гектарында чәчү үткәрелгән: болар – язгы бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере. Чәчү белән беррәттән тырмалау, минераль ашламалар кертү дәвам итә. Бүгенгә 55 мең гектар мәйдан тырмаланган, шуның 10,5 мең гектары – күпьеллык үләннәр, 41,5 мең гектары – язгы чәчү җирләре, 3 мең гектары – көзге уҗымнар. Минераль ашламалар 20,9 мең гектарга кертелгән. Әлегә районда бәрәңге утыртуга керешмәделәр. 

– Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының барысы да әкренләп язгы чәчүгә чыгып бара. Дөрес, табигать шартлары уңайсыз килү аркасында кыр эшләренә соң керештек. Узган ел темплары белән чагыштырганда дүрт көнгә артта калабыз. Шулай да хуҗалыкларның җитештерүчәнлекләре бер тәүлеккә 2000 гектарга кадәр җитте. Бу узган елгы темпны куып җитүгә өмет бирә, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.
«Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре чәчүгә якшәмбе көнне чыктылар. Әлеге хуҗалыкның чәчүлек мәйданы 16 мең гектарга якын. Биш көн эчендә борчак чәчү тәмамланган, кичә язгы бодай чәчүгә керештеләр.
Агрофирмада язгы бодай быел 5492 гектар мәйданны биләячәк. Бу культура өчен исәпләнгән басуга кичә бер чәчү агрегаты керттеләр. 2018 гектар җирдә арпа чәчелә, бу эш тә тәмамланып килә. Егетләр көненә уртача 600 гектар мәйданны чәчеп баралар. Әле тагын өч чәчү комплексы өстәргә, җитештерүчәнлекне 900 гектарга кадәр җиткерергә исәплиләр алар. Бу нормадан күпкә артык дигән сүз. Люпин әлегә 158 гектарда чәчелгән. Чөгендер 650 гектарда чәчелгән, хуҗалык хезмәтчәннәре бер атнадан бу культураны чәчүне тәмамларга вәгъдә итәләр. Тырмалауга килгәндә, бу эш соңгы гектарларда бара. 
– Гомумән, бүген хуҗалык кырларында 54 техника берәмлеге эшли. Үз эшен яхшы белүче кадрларга да, куәтле техникага да кытлык юк. Агрофирма составына керүче өч бүлекчәдә дә эш кайный, узыша-узыша эшлиләр. Механизаторларның эш көне иртәнге дүрттә башланып, төнге унда гына тәмамлана. Табигать шартлары да уңай – кояш кыздырып әлсерәтми, дым туплау өчен яңгырлары да булып тора. Алла теләсә, чәчүне 20 майга тәмамларга уйлыйбыз. Кәеф яхшы. Планлаштырылган мәйданнарның өчтән бере чәчелде инде. Уҗымнар яхшы кышладылар. Өстәмә сый алгач, алар, мул уңыш вәгъдә итеп, күтәрелеп киттеләр. Озак көттермәс, сабан культураларының да беренче үсентеләре шытып чыгар, – дип тәэсирләре белән уртаклашты хужалык житәкчесе Рәшит Хәбетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләре "Кама" агрофирмасы язгы чәчү Якты юл