"Кама" агрофирмасы тег белән яңалыклар
-
Район хуҗалыкларында язгы чәчү темплары көчәя бара
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10 май иртәсенә районда язгы чәчү 9 процентка башкарылган. Планда каралган 50,8 мең гектар җирнең 4,7 мең гектарында чәчү үткәрелгән: болар – язгы бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере. Чәчү белән беррәттән тырмалау, минераль ашламалар кертү дәвам итә. Бүгенгә 55 мең гектар мәйдан тырмаланган, шуның 10,5 мең гектары – күпьеллык үләннәр, 41,5 мең гектары – язгы чәчү җирләре, 3 мең гектары – көзге уҗымнар. Минераль ашламалар 20,9 мең гектарга кертелгән. Әлегә районда бәрәңге утыртуга керешмәделәр.
-
“Кама” агрофирмасында яңа җитәкче
Атналык киңәшмәдә район активын "Кама" агрофирмасының яңа җитәкчесе белән таныштырдылар. Бу вазыйфага Газетдинов билгеләнде. Фәнис Таҗетдин улы белеме буенча икътисадчы. Районда Чаллы элеваторы директоры, "Камазернопродукт" җәмгыятенең финанс директоры, җаваплылыгы чикләнгән "Автодострой" җәмгыяте директоры, "Агрокөч төркеме" ябык акционерлык җәмгыятенең җитештерү буенча директор урынбасары булып эшләде.