Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатлар сайлауда район халкы актив катнашты. Территориаль сайлау комиссиясенең икенче санлы беркетмәсеннән күренгәнчә, барлык сайлаучыларның 97,45 проценты, ягъни 27828 кеше үз тавышын бирде. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, республика буенча әлеге чарада 80,81 процент сайлаучы катнашкан.
Райондашлар партия исемлеге буенча һәм бермандатлы ике округта тавыш бирде. Җиде партия арасыннан иң күп тавышны «Бердәм Россия» алды. Сайлаучыларның 96,67 проценты әлеге партияне яклады. Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән бу партиягә күпләп тавыш бирүнең нигезе шунда, республикада, шул исәптән районда да, соңгы елларда социаль-икътисадый хәл тотрыклы үсешкә юл алды. Татарстан Россиядә генә түгел, дөньякүләм танылу ала бара. Халыкның яшәешен яхшыртуга юнәлдерелгән 27 социаль программаның эшләп килүе дә күп нәрсә турында сөйли. Бу үзебезнең район мисалында да күренә: әледән-әле яңа социаль объектлар сафка баса, авыллар төзекләнә, матурлана. Болар Президент һәм хөкүмәтнең тоткан курсының дөрес юлда булуын дәлилли. Сайлаучыларның башлыча «Бердәм Россия» партиясенә тавыш бирүләре әнә шул уңай үзгәрешләрне тануларын һәм хуплауларын күрсәтә.
22нче бермандатлы Боровецк сайлау округы буенча иң күп тавышны - 96,11 процентны Вадим Махеев алды. Әлеге округ сайлаучыларының 2,21 проценты Алексей Осиповны, 1,42 проценты Денис Пугачевны яклады. 38нче бермандатлы Зәй округы буенча «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән күрсәтелгән кандидат Фоат Комаров 97,63 процент тавыш җыйды. Николай Михайлов - 1,44, Илнур Хаҗиәхмәтов 0,83 процент тавышка ия булды.
Барлык авыл җирлекләрендә дә иртәнге сәгать җидедә ачылган участок сайлау комиссиясенә иртән-иртүк халык агыла башлады.
Сайлауга баручы райондашларыбызның кәефен күреп, аларның фикерен ишетү, сайлауларның нинди мохиттә узуын белү өчен без дә сайлау участокларына юнәлдек.
Сайлау участокларында иртәдән үк күңелле җанлылык хөкем сөрә. Кайсы гына авыл җирлегенә барсаң да, участок сайлау комиссиясе урнашкан бинадан дәртле музыка, сөйләшкән, көлешкән авазлар ишетелә. Эштән кайтышлый, я киресенчә, эшкә барышлый тавыш бирергә дип килүчеләрнең шактые сайлау көнен элеккечә, бәйрәм итеп кабул итә. «Бәйрәм белән сине, Илдар!», «Сине дә сайлау көне белән, Гөлсинә!» дигән сәламләүләрне еш ишетергә була иде якшәмбе көнне участок сайлау комиссияләрендә.
Иске Абдул авыл җирлегендә бу көнне ике сайлау участогы эшләде. Беренчесе - 2661 санлы сайлау участогы, Иске Абдулның үзендә, икенчесе - 2662 санлысы, Мерәс авылында иде.
- Безнең 2661нче участокка сайлау исемлеге буенча 453 кеше килергә тиеш. Шуларның 77се төрле сәбәпләр аркасында алдан тавыш бирде, - дип сөйли Иске Абдул сайлау участогының рәисе Сәрия Әхмәтҗанова. - Әле сәгать җиде тулып, сигезенче генә китте, авыл халкы килеп, тавыш бирә башлады инде, - диде ул.
Чыннан да, без килгәндә тавыш бирүчеләр байтак иде.
- Һәр сайлауга йөрим. Шул рәвешле үземнең мәнфәгатьләремне кайгыртам, дөрес дип санаган фикеремне җиткерәм. Ил, республика тормышына, аның язмышына битараф кала алмыйм. Шуңа күрә, бу сайлауга да бик теләп килдем. Тамчыдан күл җыела диләр бит. Мин дә шул бер тамчы, - ди автомеханик Илдар Мәүләвиев.
Аның фикерен һәм күтәренке кәефен башка сайлаучылар да уртаклаша. Әйтик, шуларның берсе - Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта күп еллар ферма мөдире булып эшләүче Рәсимә Барбашова:
- Сайлауларда катнашмыйча булмый. Ул нинди шартларда яшәвебезгә, нинди кандидатны, шәхесне сайлавыбызга барып тоташа. Җаваплылыкны тоеп, мин һәрвакыт сайлауларга барам. Минем өчен бу көн икеләтә бәйрәм булды. 14 сентябрь - сайлау көне минем туган көнемә, 55 яшьлек юбилейга туры килде, -ди елмаеп Рәсимә ханым. Аны әлеге матур датасы уңаеннан җирлек башлыгы һәм сайлау комиссиясе әгъзаләре котлады, чәчәк бәйләме тапшырды.
Иске Абдул авыл җирлегенә керүче 2662 санлы Мерәс авылындагы сайлау участогында да җанлылык хөкем сөрә иде. Биредә бүген 235 кеше тавыш бирергә тиеш.
- Иске Абдул сайлау участогында исә иртәнге сәгать 7.35 минутка егерме биш сайлаучы тавыш бирде инде, - дип каршылады безне авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина.
Комсомолец авыл җирлегенә без сигез тулганда килеп җиттек. 2642 санлы сайлау участогында бу көнне 627 кеше тавыш бирергә тиеш. Комиссия рәисе Әлфия Әгъләмова сүзләренә караганда сайлау көненә кадәр җирлектә барлыгы 106 кеше алдан тавыш биргән.
- Җаваплылык хисеме икән ул, гражданлык бурычын үтәүме - бер генә сайлауга да бармый калганыбыз юк. Халыкка кирәк ул. Улларым да сайлауга йөри. Бүген исә сайлау участогына тормыш иптәшем Әфләх белән килдек. Кәефләребез күтәренке, - дип фикере белән уртаклашты көләч йөзле 48 яшьлек хуҗабикә Раушания Хәйретдинова.
Комсомолецта халык бәйрәм рухы белән янып йөрсә, Кнәз авыл җирлеге үзендә яшәүче сайлаучыларны иртән-иртүк күңелле музыка, комиссия әгъзаларының көләч йөзләре белән каршы алды. Сайлауга килүчеләр арасында кемнәр генә юк: яше, карты - гаҗәеп күңелле күренеш.
- Бүген безнең җирлектә өч сайлау участогы эшли. Һәммәсе дә уңайлы җиһазландырылган. Татарстан поселогындагы 2639 санлы бу сайлау участогына без исемлек буенча 1061 кеше килер дип көтәбез. Аларның 196сы алдан тавыш биреп куйды инде. Хәзер сәгать тугызынчы егерме ике минут. Шушы вакытка 50 кеше тавыш бирде. Тәүге тапкыр сайлауга килүчеләр дә булды. Аларны сайлау хокукына ия булулары белән котлап, Татарстан Республикасы Конституциясе, календарь белән бүләкләдек, - ди «Татарстан» совхоз поселогындагы участок сайлау комиссиясе рәисе Надежда Шәрәфиева.
Ул арада сайлау участогына яше-карты агыла торды. Алар арасында 34 яшьлек Наталья Новокрещенова да авырсынып тормаган. Сайлауга мәктәп яшендәге һәм бер яше дә тулмаган уллары Александр белән Дмитрийны ияртеп килгән.
- Бала карау буенча ялга чыкканчы кондитер булып эшләдем. Ирем Андрей шәһәрдә эшли, һөнәре буенча ул - төзүче. Бер тапкыр да сайлауга бармый калганым булмады. Үземнең, балаларымның киләчәген кайгырту йөзеннән, сайлауга килеп, үземнең ышанычымны яулаган кандидатка тавыш бирдем. Сайлауларга килергә, актив катнашырга кирәк. Менә бит, сабыйларыбыз өчен районда яңа балалар бакчаларын да төзиләр, юлларны төзекләндерәләр. Мин үзем шушы поселокта туып-үскән кеше. Балаларым да биредә дөньяга аваз салды. Биргән тавышым поселокны тагын да матурландырырга, төзекләндерергә ярдәм итәр дип өметләнәм, - диде Наталья.
Сәмәкәй авыл җирлегенең сайлау участогына килеп керү белән бәйрәмчә мохит үзен сиздерә: түрдә үк чәй өстәле әзерләгәннәр, табында торган беленнәр, башка тәм-том үзенә дәшеп тора. Тавыш биреп чыгучылар шушында кайнар чәй эчеп, фикер алышалар.
- Беренче тапкыр гына сайлауга килүем түгел. Үземнең хокукымны белеп, гражданлык бурычын үтим. Битараф булырга ярамый, - ди 22 яшьлек Дамир Хәнипов. - Өлкән яшьтәге авыл кешеләре, авыруларына да карамастан, сайлауга килгәндә, мин яшь кеше буларак, читтә кала алмыйм.
2659 санлы бу участокта, чыннан да, авылның бар өлкәне җыелган диярсең. Алар иң беренчеләрдән булып тавыш биреп китә. Шулар арасында яшьләр дә, урта буын кешеләре дә шактый күренә. Биредә тулы бер гаиләләре белән килүчеләр дә бар.
- Илебез, күгебез генә тыныч булсын. Шул тыныч, имин тормышны тәэмин итүчеләргә тавышыбызны да теләп бирәбез. Сайлау мөмкинлегенә ия булуыбызга сөенәбез, - ди шундыйларның берсе булган 58 яшьлек Римма Җиһаншина. Ул сайлау комиссиясенә 21 яшьлек кызы Сәрбиназ, ике оныгы белән килгән.
Якшәмбе көнне әлеге сайлау участогында исемлек буенча 326 кеше тавыш бирергә тиеш иде. Шуларның 55е алдан тавыш биргән. Сәмәкәй авылыннан чыгып киткәндә, көндезге сәгать унбергә 161 кеше сайлау участогына килеп, тавыш биреп киткән.
Гомумән алганда, без булган барлык сайлау участокларында да тавыш бирү күңелле мохиттә, оешкан төстә үтте. Тавыш бирү вакытында кагыйдәләрне бозу, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмады. Сайлауга килгән һәр кеше кемгә тавыш бирергә икәнен белә, бу хакта үз фикеренә ия иде. Без исә райондашларыбызның шундый үзаңлы булуына сөенеп кайттык.
Нет комментариев