Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Олы Шилнәдә олы өмә

Узган ял көннәрендә Олы Шилнә авылында өмә үтте. Территорияне тәртипкә китерүдә авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм район башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.

Өмәне авылның иң чигендә – Боровецкая урамыннан ерак булмаган урында, Шильнинка елгасы буенда оештырдылар. Өмәнең төп максаты сулыкны һәм яр буен корыган ботаклардан һәм ауган агачлардан арындыру иде. 
– Һәр яз бездә Зарековка микрорайонын һәм Боровецкая урамын су баса, – ди Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов. Ауган агачлар һәм корыган ботаклар боз агымына комачаулый һәм бу якында урнашкан участокларны су басуга китерә. Шуңа күрә быел без сулыкны алдан ук чистартырга дигән карарга килдек. Шул ук вакытта елганың яр буйларын да чүптән чистартабыз. Монда агачлар һәм куакларга кагылмыйбыз. 
Өмә турында авыл халкын алдан ук кисәттеләр. Район башкарма комитетыны бүлекләре хезмәткәрләрен дә кертеп, ул көнне өмәгә барысы 20дән артык кеше җыелды. 
– Бу өмә безнең өчен бик мөһим, – дип үз тәэсирләре белән бүлешә Олы Шилнәдә яшәүче Светлана Никишина. – Участокларыбыз һәр елны су астында кала. Моңа кадәр һәр елны елганы үз көчебез белән агачлардан чистарта идек. Хәзер җирле хакимият ярдәме белән күңелсезлекләрдән котылырбыз дип уйлыйм. 
– Бу чарага бик теләп алындык, – дип сөйли Алексей Никишин да. – Бу эшләр бит үзебез өчен. Яшәү шартларын яхшырту, уңайлылыклар тудыру өчен. Язгы ташу безгә бик күп мәшәкатьләр китерә иде.
Авыл җирлегендә әйтүләренчә, территорияне чистартырга авыл эшмәкәре трактор биргән. Эшләргә җайлы булсын өчен, башта техника белән бу биләмәне кардан чистартканнар, аннары елгадагы корыган ботакларны җыйганнар. 
Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутовның сүзләренчә, бу – проблеманы хәл итүнең беренче баскычы гына. 
– Киләчәктә Шильнинка елгасының агым юнәлешен үзгәртү белән шөгыльләнәчәкбез. Хәзерге көндә проект эшләнә. Аның белән «Татмелиорация» оешмасы шөгыльләнә. Проект буенча, сулыкның төбе чистартылачак, су басудан качу өчен кайбер урыннары тирәнәйтеләчәк, – ди ул.
Барлык эшләргә уңай экспертиза алганнан соң тотыначаклар. Бу җәй көне булыр дип көтелә.

Руслан АСАНОВ. 

Фото Гадел Даутовтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев