Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Өлкәннәр компьютерга өйрәнә

РФ Пенсия фонды идарәсе каршында эшләп килүче "Россия пенсионерлар союзы" иҗтимагый оешмасының райондагы бүлеге пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтү буенча курслар оештыра. Узган ел Мусабай Завод авылында укулар алып барылса, быел курслар өч авыл җирлегендә - Мәләкәстә, Күзкәйдә һәм Бәткедә оештырылды. Күптән түгел мәләкәслеләр әлеге курсларны тәмамлады. Компьютер серләренә өйрәнгәнлекләрен раслап,...

"Өченче буын университеты" мәгариф программасы нигезендә төзелгән әлеге курслар 72 сәгатькә исәпләнгән. Белем алган өчен пенсионерлар кесәләреннән бер тиен дә акча чыгармый. Түләүләр "Россия пенсионерлар союзы" исәбеннән башкарыла. Мәләкәстә укырга теләк белдерүчеләрдән 10 кешелек төркем тупланган. Күрше авыл дип тормаганнар, Иске Җирекледән дә вакыт табып килгәннәр. Өлкәннәр өчен беренче дәрес биредә октябрь башында үткәрелгән. Шулай итеп, пенсионерлар атнага ике мәртәбә кичке якта урта мәктәпнең информатика кабинетына килеп, компьютерда эшләү серләренә төшенгәннәр. Ә ул серләрне өлкәннәргә мәктәпнең информатика укытучысы Зөбәрҗәт Липатова өйрәткән. "Мондый курслар алып баруым беренче мәртәбә генә түгел. Мәшгульлек үзәге аша да өлкәннәр өчен шушындый укулар оештырылган иде, - дип фикерләрен уртаклаша Зөбәрҗәт Мазгутовна. - Алар белән эшләү үзенчә кызыклы. Өйрәнү юлының һәр адымын шулкадәр җитдилек белән, кызыксынып кабул итәләр. Барып чыга икән - балаларча сөенә дә беләләр", - ди ул.

Бирегә җыелучыларның күпчелеге курслар башланганчы компьютерны кабыза-сүндерә дә белмәгән, "тычкан"ын йөртү турында инде әйтәсе дә юк. Балалар кебек бик тиз генә эләктереп алмасалар да, шулай да, теләгенә кергәч, барысы да килеп чыккан. Ә инде уллары-кызлары, оныклары янында әз-мәз утыргалаганнар бүген компьютер программаларында тагын да иркенрәк йөзә башлаганнар.

"Курсларга язылганыбызга һәм ахырына кадәр йөреп аны тәмамлый алуыбызга, шуның өстенә, кулыбызга менә шушындый рәсми документ та бирүләренә бик шатланабыз", - диләр элеккеге "укучылар" Зәлилә Әхмәтшина һәм Шамилә Мифтахетдинова. Текстлар язарга, басарга, хәтта сканердан чыгарырга өйрәнгәннәр, социаль челтәрдә үз битләрен ачканнар. Әлеге ханымнар Мәләкәскә читтән кайтып төпләнгәннәр, бүген алар виртуаль юл белән Украинадагы, Үзбәкстандагы һәм башка төбәкләрдәге дуслары, туганнары, сыйныфташлары белән аралашалар. Бүген иң киң кулланыла торган сайтларның берсенә - ТРның дәүләт хезмәтләре порталына кереп тә үзебезгә файдалы бик күп мәгълүмат алабыз, түләүләребезне карыйбыз, диләр алар. Ашарга пешерү рецептлары, файдалы киңәшләр кирәк булганда да Интернетка мөрәҗәгать итәбез, диләр апалар.

Иске Җирекледән Зөфәр Шәяхмәтов хатыны Алия ханым белән икәүләп курсларга йөргәннәр. "Бүген өйдә компьютерны бүлешә алмый аптырыйбыз", - дип шаярта ул.

Күзкәйлеләр дә күптән түгел компьютерга өйрәнү курсларын тәмамладылар. Биредә белем алган 10 пенсионерга тиздән шулай ук сертификатлар тапшырылачак. Аннары чират бәткелеләрдә. Укулар монда апрель аенда тәмамланачак.

Район авылларында яшәүче башка пенсионерларда да шушы рәвешле компьютерга өйрәнү теләге туа икән, киләсе 2013-2014 уку елында белем алу өчен алар агымдагы елның октябренә кадәр РФ Пенсия фонды идарәсенең район бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. "Җирлекләрдә 10 кешедән дә ким булмаган төркем җыя алган очракта курсларны оештырырга була", - ди бүлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фәридә Әгъләҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: компьютерга љйрђнњ