Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

ОДНны кимрәк түләү мөмкинме?

Гомумйорт мәнфәгатьләренә тотылган электр энергиясенә бәйле сораулар бер генә авыл җыенында да күтәрелмичә калмый. Халык телендә кыска гына итеп, ОДН дип аталучы бу чыгымның ни өчен зур күләмдә булуын, каян килеп чыгуын һичкем аңлый алмый. Юкса, һәр фатирда счетчиклар да бар, түләүләрне дә вакытында түлиләр сыман.

Әлеге уңайдан «Татэнергосбыт» ААҖ Кама бүлекчәсенең Тукай районы участогы җитәкчесе Иван Сойманов та газета укучыларыбызга аңлатма бирде.

- Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен гомумйорт кирәгенә, ягъни ОДНга тотылучы электр энергиясе чыгымнарының күп булуы зур проблемаларның берсе булып тора. ОДНны контрольдә тоту безнең беренчел бурычларыбызның берсе, әлбәттә. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен ике юл бар, - диде җитәкче.

Беренчедән, электр энергиясенә булган барлык фатир һәм гомумйорт счетчиклары күрсәткечләрен бер вакытта алу булса, икенче юл - электр чыбыгына законсыз ялганучыларны ачыклау.

Гыйнвар урталарында район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов җитәкчелегендә «Танэнергосбыт», ТСЖ, ТРЭС оешмалары белән киңәшмә узды. Анда электр счетчиклары күрсәткечләрен алу графигы буенча килешергә кирәклеге әйтелде. Фатирдагы һәм йортның исәп приборлары күрсәткечләрен бер вакытта алу ОДНның күләмен киметергә тиеш. Моннан кала, районның клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре моңа кадәр электрдан аерылган кулланучыларның яшәү урыннары буенча даими рейдка чыгалар, законсыз ялганучыларны ачыклыйлар. Соңгы рейд вакытында шундый 11 очрак ачыкланды. Бу - Кече Шилнә, Бәтке, Борды авылларында, Круглое Поле, Татарстан, Новый поселокларында яшәүчеләр. Аларга карата актлар төзелеп, административ хокук бозу буенча полициягә гаризалар җибәрелеп, әлеге затларның кайберләренә суд тарафыннан 3000 сум күләмендә штраф та салынды.

- ОДНның күләмен күтәрүче барлык сәбәпләрне, моңа бәйле мәсьәләләрне хәл итәр өчен, иң беренче булып идарә компанияләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә кирәк, - диде Иван Сойманов.

фото http://vashgorod.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ОДН