Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ниһаять, күпер өстеннән юл ачылды

Язгы ташуның кинәт төшүеннән республиканың күп кенә җирле пунктлары шактый зыян күрде. Безнең районның да кайбер авыллары узып баручы атнада гадәттән тыш хәлдә калды. Иске Гәрдәле авылының Заречная урамына чыга торган күпер өстеннән гөрләп су агып, анда яшәүчеләргә юлны япты. Берничә көн өзеклектән соң, ниһаять, саклык белән генә күпер өстеннән...

Әҗмәкәй авыл җирлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, авылның Заречная урамында бүген барысы 38 кеше яши, аларның 23е хезмәт яшендә, күпчелеге көн саен шәһәргә эшкә йөри. Мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөрүче берничә бала бар. Бу урамны Үзәк урамнан елга аерып тора. Ике араны шушы күпер тоташтыра. Бер генә машина сыярлык тар күпер бу. Өстенә вак таш түшәлгән булган. Әлбәттә, бүген анда балчыгы да, ташы да бергә кушылган. Кышка кергәнче ничек булгандыр, ташып аккан язгы су күпер өстендә үз эзен бик яхшы калдырган - чокырланып беткән урыннар байтак монда. Ярый инде күпере белән агып китмәгән. "Юл өзеклеге һәр яз саен була инде ул бездә. Ләкин быелгы кебек озакка сузылганы юк иде, ярты көндә, күп дигәндә бер көндә үтә иде, - ди гомер буе биредә яшәүче Әнҗүдә апа Гайфуллина. - Елга да тулып ташыды, шуңа өстәп басудан кар суы да нык төште. Ташыган су яр буендагы агачларга кадәр менде. Тагын, күпер кырыеннан үтүче газ торбаларына зыян килмәсә ярар иде дип тә бик курыктык".

Бәхеткә, ул бәла урап узган Иске Гәрдәленең Заречная урамы халкын. Сөйләшкән кешеләр арасында базга су керде дип әйтүчеләр дә булмады. "Дөрес, басудан төшкән су ишегалды уртасыннан гөрләп акты инде, - ди күпергә каршы гына йортта яшәүче Розалия Минһаҗева. - Балаларны да суга якын килә күрмәгез, күпер янына бармагыз дип гел кисәтеп кенә тордым инде", - дип өсти ул. Балалар дигәннән, биредә яшәүче берничә баланың икесе Минһажевлар гаиләсендә икән. Кызларның берсе мәктәптә укый, берсе бакчага йөри. Икесен дә көн саен Чаллыга алып баралар, кичен кире алып кайталар. Ташу төшкән көннәрдә балаларга мәктәпне һәм бакчаны калдырып торырга туры килгән. "Язгы юл өзеклегендә дә, кышкы бураннарда да шулай укытучыларга шалтыратып, кисәтеп куябыз инде без. Хәлгә керәләр алай, сүз әйтмиләр. Үзебез кар суы төшә башлауга көч-хәл белән машинаны күпернең теге ягына чыгарып эшкә китә алдык. Балалар күршедә яшәүче әбиләрендә калып торды. Ул көнне эштән соң шәһәрдә кунып калырга туры килде. Кайтканда саз ерып басу юлыннан төштек. Хәлдән шулай чыктык", - ди Розалия.

Реклама

Авылның югары очында тагын бер күпер бар, ләкин аяк асты юеш вакытта аннан йөри торган түгел. Юл өсте кызыл балчык, аякка иярә, машина инде бөтенләй керә алмый. Ташу суы анда да зыянын салган. Ләкин күперне агызмау өчен вакытында чарасы күрелгән. Юл өстеннән шактый гына зур ерым ачылган. Бу эшне Татарстан коммуналь челтәрләре башкарган. Җирләр кипшерә башлауга шушы ук оешмага чокырны күмәргә дә туры киләчәк.

Нишләтәсең, табигатькә каршы барып булмый. Температураның кинәт җылынуы, туң тирән булып, суның җиргә тиз генә сеңә алмавы үзенекен итте. Заречная урамы халкы да ел саен була торган мондый сынауга ияләшкән инде. Бары тик юлларны бераз карасыннар иде дип телиләр алар. Авыл урамына да, күпер өстенә дә вак таш түшәлсә дә яхшы булыр иде, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: књпер язгы ташу

2
X