«Моңлы тамчы-2016» Республика балалар фольклор фестивале халкыбызның милли рухын барлый
Республика фестиваленең быел безнең район биләмәсендә уздырылуы горурлык та, үтә зур җаваплылык та. Безгә 15 районнан 250дән артык кеше киләчәк. Кунакларны дүрт: Күзкәй, Иске Абдул, Круглое Поле, Мәләкәс авыл җирлекләре көтә. Күзкәйгә, мәсәлән, Менделеевск, Алексеевск, Балык Бистәсе, Әлки, Саба районыннарының мари, чуваш, татар, рус фольклор төкемнәре киләчәк.
Гомумән, концертларда Бөгелмә, Мамадыш, Чистай, Буа, Әгерҗе, Түбән Кама, Кукмара, Яшел Үзән, Чүпрәле, Балтач районнарыннан татар, мордва, удмурт, чуваш балалар фольклор иҗат төркемнәре чыгышларын күрергә мөмкин булачак. Кунаклар шулай ук авыл җирлекләрендәге музейлар, кул эшләре күргәзмәләре белән дә таныша алачак.
Фестиваль кунакларына җирлекнең үз фольклор төркеме махсус әзерләгән сюжет тәкъдим ителәчәк. Сүз уңаенда, Күзкәй авыл җирлегендә 30 ел буе (апрельдә 30 ел тула) үзенең иҗаты белән авылдашларын куандырып килгән, борынгыларыбыз авыз иҗатын табып, барлап сәхнәгә күтәргән «Әллүки» халык фольклор ансамбле эшләп килә. Нинди генә халык йолаларын, милләтебезнең, үз авылларының борынгы традицияләрен, гореф-гадәтләрен сәхнәләштереп, халыкка кайтармадылар алар! Шунысы куанычлы: аның рухи орлыгы уңдырышлы туфракка төште - әти-әниләре, әби-бабайлары үрнәгендә «Тамчылар» дигән балалар фольклор төркеме барлыкка килде һәм кыю гына эшләп тә китте. Күптән түгел «Карга боткасы» дигән йолаларга, җыр-уеннарга, әйтемнәргә бай сюжетны алар зур осталык белән сәхнәләштереп, авылдашларына бәйрәм күчтәнәче бүләк иттеләр.
Дәвамлылык - менә нәрсә иң мөһиме, менә нәрсәдә мондый бәйгеләрне, фестивальләрне уздыруның төп максаты. Узганны белмәгәннең киләчәге юк, дигән гыйбарә бар. Дөрес, тапталган сүзләр, әмма аңа тирән мәгънә салынган. Киләчәккә узганнар аша күпер салына. Без онытылган халык йолаларын, традицияләрен, рухи хәзинәләрен әнә шулай сәхнә иҗаты аша гәүдәләндереп, халкыбызның узганын, гамәлләрен, яшәешен күзаллыйбыз, бүгенгебез белән чагыштырабыз. Табыш та бу, өлкән буыннарга карата хөрмәт тә. Димәк, киләчәккә юл ярганда искәрмә дә. Мин үзем, фаразан, республика күләмендә уздырыла торган мондый бәйгеләрнең рухи кыйммәтен югары бәялим, балаларга уңышлар, остазларга осталык, иҗади табышлар телим.
Фестивальгә килгән балалар, фольклор төркемнәре авыл җирлекләрендә талантларын күрсәткәннән һәм кунак булганнан соң шәһәргә - «Энергетик» мәдәният сараена кайтачак. Аларны авылара юлларда йомшак, уңайлы автобуслар йөртәчәк. Биредә исә, зур сәхнәдә, «Моңлы тамчы-2016» Республика фестиваленең гала-концерты булачак. Тамашага төрле районнардан килгән 18 балалар фольклор төркеме чыгышлары тәкъдим ителәчәк. Уңышларга бай, хәтерләрдә озак сакланырлык бәйге булсын мәртәбәле бу фестиваль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев