Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мәләкәс авылы урамына матурлап киселгән таш салдылар

Районыбыз авылларының йөзе күзгә күренеп үзгәрә. Күп функцияле яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, полиция участок вәкаләтлеләре өчен административ-торак комплекслары куллануга тапшырыла, клублар, мәдәният учакларына яңа сулыш бирелә. Һәр авылда ял һәм парк зоналары булдыру бурычы тора. Әле менә шушы көннәрдә генә Мәләкәс авылының мәктәп каршындагы тротуарга матурлап киселгән таш (брусчатка) түшәделәр.

Мәктәп каршындагы бу юл ерактан ук күзгә ташлана. Ул уңайлы гына түгел, матур, пөхтә итеп эшләнгән. Мәләкәс мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Солдатова белән сөйләшәбез.
- Мондый сукмак булуы, әлбәттә, бик әйбәт. Үзегез күреп торасыз, мәктәп юл кырыенда ук урнашкан. Балалар иртән белем йортына килгәндә әле караңгы була, машиналар да күп йөри. Укучылар теләсә-нинди сукмактан түгел, яңа салынган таш юлдан йөриләр. Машиналарга да комачауламыйлар, балаларның куркынычсызлыгы өчен без дә тыныч, - диде миңа Татьяна Павловна.
Мәләкәскә мондый юлны Ришат Хәбибуллин җитәкчелегендәге «АвтоСтройИнком» компаниясе башкарды. Алар эшне озакка сузмыйча, юлны 15 көн дигәндә ясап та куйдылар.
- Монда элек тә тротуар бар иде. Ул инде моннан 30 елдан артык элек салынды. Тапталып беткән, инде юл икәнлеге дә беленми, - диде Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Михаил Мифодеев. - Ә бу таш сукмак салуның үзенә күрә аерым технологиясе бар икән. Башта тротуарны куптарып алдылар, аннары, нык булсын өчен, цементлы катнашма салдылар. Эшне бик тиз тоттылар, - диде Михаил Васильевич, ихлас канәгатьлеген белдереп.
Мәктәп янына 130 метр озынлыгында бизәкле таш юл салынган. Михаил Васильевич сүзләренә караганда, бу эшләр өчен авыл җирлеге бюджетыннан 1 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шуны да әйтеп үтү мөһим, Мәләкәс авылының ФАП тирәсенә дә шундый ук таш җәелгән. Әле анда төзекләндерү эшләре дәвам итә. Яңа елга кадәр аны да куллануга тапшырырга җыеналар. Язга таба исә үзәк урам буйларына үләннәр утыртырга, территорияне җыештырырга, гомумән, урамны тулаем чистартырга, төзекләндерергә планлаштыралар.
Сүз уңаеннан, Мәләкәс халкы хәзер язгы-көзге пычракларда батмый-чуммый гына яхшы юлдан йөрергә күнегәчәк, төзекләнеп килгән объектларга, урам чисталыгына да сөенә алачак. Мәктәп хезмәткәрләре сүзләренә караганда, авылда коляска этеп йөрүче аналар саны да, сабыйлар саны да күп. Шунлыктан алар өчен дә яңа төзелгән юл - куанычлы вакыйга. Ник дигәндә, алар кичләрен бәбиләре белән урамга чыгып, саф һавада йөреп керә, матурлык белән хозурлана алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү