Мәдәният учаклары гөрләп эшләп торсын
Быел районда авыл клубларын төзү республика программасы буенча Круглое Поледа күп функцияле үзәк салына, әлеге максатка акча республика бюджетыннан бүленде. Былтыр бу программа кысаларында Иске Җирекледә яңа үзәк сафка бастырылган иде.
Бина 2000 квадрат метр җирне били һәм аны төзүгә республикадан барлыгы 11 миллион 200 мең сум акча бүлеп бирелгән. Бүген инде бинаның кирпеч стеналары күтәрелгән, түбәсен ябасы, эчке эшләрне башкарасы бар.
- Бу бинада клуб белән фельдшер-акушерлык пункты урнашачак. ФАПка һәм клубка керү ишекләре аерым булачак, - диде мәдәният йорты директоры Флера Шәрипова.
Мин килгән көнне ФАП буласы җирдә «Евростиль» төзү оешмасының ташчылары Александр Вәлиев белән Вячеслав Архипов эшлиләр иде. Төзелеш, ремонт эшләре болай матур гына бара.
- Таләпләргә туры китереп эшлибез. Бина бит халыкка озак хезмәт итәргә тиеш, - диләр егетләр.
- Менә монда тамаша залы булачак. Ул 300 урынга исәпләнгән. Биредә - сәхнә. Анда районыбызның үзешчән коллективлары гына түгел, республикадан килгән артистлар да чыгыш ясар әле, - ди клуб мөдире. - Әле күптән түгел генә грим ясау бүлмәләрен бүлеп куйдылар: монда хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым бүлмәләр булачак, - дип дәвам итте ул.
- Эшләр бик күп әле. Ләкин барысын да билгеләнгән вакытка башкарып чыгарга ниятлибез. Хәзер менә түбә ябабыз. Монда барлыгы 6 ир-ат эшли. Ялсыз эшләргә туры килсә дә, егетләребез зарланмый, - диде миңа бригадир Александр Музлов.
- Круглое Поле зур поселок. Әлбәттә, биредә яңа мәдәният йорты бик кирәк иде. Аны зурлап ачарга исәплибез. Тантанада балалар сәнгать мәктәбе укучылары, шулай ук районыбыз иҗат һәм фольклор коллективлары чыгыш ясар дип көтелә. Бу чарага әзерлек эшләрен алып барабыз, - диде район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова.
Сүз уңаеннан, шимбә көнне Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә авылларда төзелгән мәдәният йортлары турында да сүз булды. Рөстәм Нургали улы әлеге программа буенча сафка бастырылган яңа социаль-культура объектларында эшнең оештырылмавын тәнкыйтьләде. Сигналлар социаль челтәрләр аша килгән, тикшерүләр чынлап та бу клубларда чаралар үткәрелмәвен раслаган.
- Яңа авыл клублары, ФАПлар төзелгән, ләкин аларда эш алып барылмый, чаралар үткәрелми, түгәрәкләр эшләми, шөгыль клублары юк. Яңа биналар һәйкәл сыман гына торалар, - диде Президент.
Мәдәният учаклары, клублар халыкка хезмәт итсен, диде Рөстәм Нургалиевич. Клубта җыр, музыка, бала-чага чыр-чуы, күңелле биюләр тынып тормасын иде.
Круглое Поледа төзелә торган яңа мәдәният йорты да гөрләп эшләп торыр дип ышанасы килә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 гыйнвар 2021 - 11:05Минем апам бит ул! Табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан Мусабай-Завод авылында туып, аның табигатенә сокланып, челтерәп аккан чишмәләренең суларын эчеп үскән кыз ул минем апам Гөлсинә Борһан кызы Низаметдинова. Ул сугыш чоры баласы, ул елларның ачысын сабый чактан ук татып, яшьли олыгаерга мәҗбүр булган буын. Балачак хатирәләрен еламыйча, тыныч кына сөйли дә алмый.9700
-
16 гыйнвар 2021 - 10:20Ана капиталы күләме артты 13 январь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда, матур традиция буенча, Тукай районының ике гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды.18900
-
16 гыйнвар 2021 - 09:00Якташыбызга дәрәҗәле бүләк Якташыбыз Алмаз Гәрәевка театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хактагы указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.14500
-
15 гыйнвар 2021 - 14:25Чын бәйрәм ясадылар Яңа поселогында Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен бик матур мәйданчык ясалды. Территория хәтта шәһәрләрдән дә яхшырак һәм югарырак дәрәҗәдә бизәлгән иде. Мәйданчыкны ясауга бик күпләрнең хезмәте керде.13801
-
15 гыйнвар 2021 - 12:50Көтмәгән табылдык Безнең 8-917-398-1983 ватсап номерына Мерәс авылында яшәүче Фәридә Әшрәфуллинадан хат килде.20500
-
15 гыйнвар 2021 - 11:30Туңудан коткарганнар Тукай районында ике ир-егетне туңудан коткарганнар.15200
-
15 гыйнвар 2021 - 10:15Чатнама суыкларны ничек кичерәсез? Кыш ныклап торып үз хокукларын күрсәтә башлады: мул булып карлар ява, зәмһәрир салкыннар бит-кулны өтеп алгандай була. Чынлыкта кыш шундый булырга тиеш тә. Тукайлылар чын кышка әзерме? Салкыннарда аларга нинди авырлыклар белән очрашырга туры килгән? Өйләрен ничек җылыталар? Урамга чыккач өшемиләрме? Шундый сораулар белән райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.7600
-
15 гыйнвар 2021 - 10:05Тукай районында транспорт үзәге булачак Район башлыгы Фаил Камаев, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина районның транспорт инфраструктурасы үсеше турында фикер алыштылар.18200
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
30 декабрь 2020 - 16:10Яңа ел табынына Яңа ел өстәленә ризыклар әзерләү – бәйрәмнең иң мөһим бер өлеше. Хуҗабикәләр алдан ук менюны күзаллый, табынга ниндидер гадәти булмаган яңа әйбер әзерләргә яки иске рецептларны яңартырга тырыша. Астрологлар ризыклар исемлеген киләсе ел талисманына туры китереп төзергә куша. 2021 ел Ак Металл Үгез елы. Әлеге куәтле хайванга ошар өчен аның нәрсәләр яратуын исәпкә алмыйча ярамый.68800
-
29 сентябрь 2020 - 08:25Кыш алдыннан иммунитетны ничек ныгытырга? Диетологлар нинди киңәш бирә?77600
-
12 сентябрь 2020 - 11:30Ничек итеп баллы виноград үстерергә? Күп кенә бакчачылар соңгы елларда виноград үстерә. Әмма безнең табигать шартларында күпчелек очракта бу җимеш өлгереп бетә алмый, ул бераз әчерәк була. Татарстанда баллы виноград үстерү – ул үзе бер фән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән берлектә әлеге җимешне үстерү буенча киңәшләрен бирүне дәвам итә. Алар тукайлыларга да мул һәм баллы уңыш алырга ярдәм итәр.80501
-
15 гыйнвар 2021 - 12:05
-
15 гыйнвар 2021 - 11:40
-
15 гыйнвар 2021 - 10:30Җыеннар башландыРайонда авыл җыеннары башланды. 13 январьда беренче очрашулар Борды һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләрендә узды. Җыеннарда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлек идарәчесе урынбасары Наил Сафиуллин катнашты.9700
-
15 гыйнвар 2021 - 12:50Көтмәгән табылдык Безнең 8-917-398-1983 ватсап номерына Мерәс авылында яшәүче Фәридә Әшрәфуллинадан хат килде.20500
-
16 гыйнвар 2021 - 10:20Ана капиталы күләме артты 13 январь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда, матур традиция буенча, Тукай районының ике гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды.18900
-
15 гыйнвар 2021 - 10:05Тукай районында транспорт үзәге булачак Район башлыгы Фаил Камаев, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина районның транспорт инфраструктурасы үсеше турында фикер алыштылар.18200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Юсупова
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика