Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Март аенда Тукай районында яшәүчеләрдән коммуналь бурычларын кайтарттырачаклар

2015 елның 2 мартыннан торак - коммуналь бурычларны түләттерү айлыгы башлана, чөнки бу өлкәдәге бурычларны кайтару социаль әһәмияткә ия. ТР буенча Тукай районының суд приставлары бүлегендә хәбәр итүләренчә, район буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурыч 3 миллион сум тирәсе тәшкил итә. Бурычларны вакытында түләмәгән очракта суд приставлары милеккә арест салу,...

2015 елның 2 мартыннан торак - коммуналь бурычларны түләттерү айлыгы башлана, чөнки бу өлкәдәге бурычларны кайтару социаль әһәмияткә ия. ТР буенча Тукай районының суд приставлары бүлегендә хәбәр итүләренчә, район буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурыч 3 миллион сум тирәсе тәшкил итә.
Бурычларны вакытында түләмәгән очракта суд приставлары милеккә арест салу, керемнәрдән түләттерү, РФнән читкә чыгуны чикләү, бурыч күләменә карамастан, административ җаваплылыкка тарту кебек чаралар күрәчәк.
Бурычларны түләү өчен Тукай суд приставлары хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Яр Чаллы, ГЭС пос. 10/36, 4 каб. (сишәмбе 9 дан 15 сәг. кадәр, пәнҗешәмбе 14 сәг. 18 сәг. кадәр)
Белешмәләр өчен телефон: 79 13 04
Коммуналь хезмәтләр өчен шулай ук шәһәр хисап үзәгендә (ГРЦ) түләргә мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев