Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Лагерьда балалар биюче дә, турист та, солдат та булалар

Гадәттәгечә, районда быел да балаларның җәйге яллары мәктәп яны лагерьларыннан, профильле лагерьлардан башланды. Калмия авылында 27 майдан 3 июньгә кадәр хәрби-спорт юнәлешендәге «Чемпион» лагере эшләде. 8 июньдә исә иң сәләтле балалар өчен Новотроицкоеда «Балкыш» лагере үз ишекләрен ачты. 17 июньдә Яңа поселогы мәктәбе базасында туристлык юнәлешендәге «Робинзон» сменасы эшли башлады.

Республикада эшләүче 30 программаның берсе нәкъ менә балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыруга һәм сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм региональ хакимият ярдәме белән һәр елны бу максатка районнарга республика бюджетыннан билгеле күләмдә акча бүленә. Тукай районы исә быел бу программа кысаларында 3 млн 844 мең сум субсидия алды.

Район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә әйтүләренчә, профильле лагерьларга юллама бәясенең 15 процентын әти-әниләр күтәрсә, калганы субсидия акчасыннан түләнә. Ә «Чемпион»да исә ата-ана кесәсеннән юллама өчен түләү бөтенләй булмаган, ул өлешне район бюджеты каплаган.

«Әлбәттә, профильле лагерьлар районда һәр елны оештырыла. Һәм без һәр елны аларда балаларның ялын кызыклы һәм файдалы итү, сәламәтлеген ныгыту өчен тагын да уңайрак шартлар тудырырга, яңалыклар кертергә тырышабыз», - ди район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Сания Сәйдәшева. Шулай итеп, юнәлешле лагерьлар быел да үзгәрешләр кичергән. Иң беренче булып эшен башлаган «Чемпион» сменасы бер атна гына дәвам итсә дә, анда йөргән егетләр хәрби яктан да, спорт ягыннан да үз көчләрен төрлечә сынарга өлгергән. Иң мөһиме, лагерь районның барлык мәктәпләреннән унынчы сыйныфны тәмамлаган егетләрне сыйдырган. Узган еллардан аермалы буларак, егетләр барысы да быел лагерьда хәрби киемнәрдән булганнар. Коры җирдә дә, суда да хәрби-спорт нормативларын тапшырганнар, тирга барып төз атарга өйрәнгәннәр. Үсмерләр өчен иң кызыклысы Ижевск шәһәренә Калашников исемендәге корал музеена бару булган.

Реклама

Иң сәләтлеләрне, иң активларны, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрне туплаган «Балкыш» лагеренда үзебез дә булып, балалар белән аралашып кайттык. Без барганда сменаның тугызынчы көне иде. Биредәге 60 бала инде бер-берсе белән танышырга, дуслашырга өлгергәннәр. «Лагерьның һәр көнен истә калырлык итәргә тырышабыз. Интеллектуаль уеннар, спорт чаралары, экскурсияләр, походлар, төрле конкурслар һәрдаим үткәрелеп тора. Быел кул эшләре белән шөгыльләнүгә аерым игътибар бирдек», - ди педагог-

оештыручы, өлкән вожатый Алена Мохото. «Бу лагерьга узган ел да килгән идем, - дип сүзгә кушыла Бәтке мәктәбенең 8нче сыйныфын тәмамлаган Сабина Меновщикова. - Ләкин быелгы смена аеруча ошый. Күптән түгел «Гиндукуш» музеенда булдык. Бик матур тәэсирләр калды. Тагын миңа биюләр бик ошый, - ди ул. Түбән Суыксудан Алмаз Исхаков лагерьда спорт уеннарының бик кызыклы үтүен әйтә. «Балкыш» әле июньнең 25енә кадәр эшләячәк.

Шулай ук район мәктәпләрендә укучылар «КАМАЗжилбыт» ҖЧҖ аша «Солнечный» һәм «Крылатый» ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында ял итәләр. Алар Боровецкое урманында «Саулык» комплексында урнашкан. Дүртенче сменага (8-28 август) районның бюджет оешмаларында эшләүче әти-әниләрнең балаларына әле юлламалар бар. Юлламаның тулы бәясе 18900 сум тора, аның 6933,36 сумын ата-ана түли. Теләүчеләр район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар, 70-12-46 телефоны аша шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X