Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Комсомолец поселогында ярты гасыр элек төзелгән йортка беренче тапкыр капиталь ремонт ясала

Республикада күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү буенча махсус программа эшли башлагач, район авылларындагы инде дистә еллар элек төзелгән, шуннан бирле бер мәртәбә дә ныклап ремонт күрмәгән иске биналар да бөтенләй яңа төскә керде. Комсомолец поселогының үзәгендә утыручы менә бу йорт та узган гасырның 60нчы елларында ук салынган булган. «Килеп кергәч...

Поселоктагы Тынычлык урамындагы 1нче йортка күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында республика бюджетыннан 1 млн 731 мең сум акча бүленгән. Шул исәптән милекчеләрнең коммуналь түләүләреннән 778 мең сум акча шушы максатка тотылырга тиеш. Бу суммага йортның фасадын ремонтлау, салкын су, канализация торбаларын, электр чыбыкларын алмаштыру керә. Инде планлаштырылган эшләрнең яртысыннан күбрәге башкарылган. Подъезд тәрәзәләре, ишекләре яңага алыштырылган. Подрядчы - «Диалог» оешмасы төзекләндерүгә май аенда ук тотынган булган. Тиздән агымдагы ремонт кысаларында ике подъездга да косметик ремонт ясарга җыенабыз, стеналарны штукатурлыйбыз, буйыйбыз, идәннәрне, баскычларны тәртипкә китерәбез», - ди әлеге йортка хезмәт күрсәтүче идарә компаниясе җитәкчесе Рида Мараджабова. Тик бер нәрсәдән - бу йортта яшәүчеләрнең коммуналь түләүләр буенча бурычлары күп булудан канәгать түгел идарә компаниясе җитәкчесе. Комсомолецтагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең бүгенге көнгә барлыгы 1 млн 200 мең сум әҗәте бар. Шуның 500 мең сумы әлеге йорттагыларныкы. Бер гаиләнең бурычы хәтта 250 мең сумга кадәр җыелган. «Ләкин 16 милекче арасыннан вакытында түләп баручылар да бар бит. Аларның уңайлыклар булган йортта яшисе килә. Әҗәтлеләр өчен алар гаепле түгел. Быел, ниһаять, аларның теләкләрен чынга ашырып киләбез. Күреп торасыз, барысы да канәгать», - ди Рида Бикмөхәммәтовна. «Монда күченгәнебезгә 20 елдан артык инде, - ди беренче катта яшәүче Рушания Хәйретдинова. - Бу дәвердә бернинди ремонт та күрмәдек. Йортка тышкы яктан да, эчтән дә күз сала торган түгел иде. Аптырагач, үзебез подъезд стеналарын буяштырган идек. Шуңа күрә бу ремонтны зарыгып көттек инде. Рәхмәт программага кертүчеләргә», - дип сөенечен белдерә ул.

«Комсомолецта тузган йортлар күп әле. Кызганыч, киләсе елгы капиталь ремонт планына аларның берсе дә эләкмәде. 2017 елга исә Солнечная урамындагы 2нче йорт кертелде», - дип ачыклык кертеп үтә Рида Мараджабова.

Комсомолец поселогындагы әлеге йортны да, район җирлекләрендәге бүген ремонт бара торган башка торак биналарны да 15 августка төзекләндереп бетерү бурычы куелган. Быелгы планга, гомумән, 13 күпфатирлы йорт кертелгән. Шулай итеп, бу җәйдә «Татарстан» совхозы поселогында - өч, Яңа поселогында, Калмашта, Бәткедә - икешәр, Бордыда, Яңа Бүләктә, Комсомолецта, Иштирәктә, Бикләндә берешәр йорт яңарачак. Бу эшләргә барлыгы 29 млн 854 мең 943 сум акча тоту планлаштырыла. Аның 9 млн 435 мең 943 сумы республика бюджетыннан, 6 млн 719 меңе - районнан, 13 млн 700 мең сумы халыктан кергән түләүләрдән булырга тиеш.

Район төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге киләсе елга кайсы йортларда капиталь ремонт үткәреләчәге хакында да хәбәр итә. Планга җиде йорт кертелгән: Сосновый Борның Максимов урамындагы 2нче һәм 3нче йортлар, Круглое Поледа Гагарин урамы 6нчы йорт, Новотроицкоеда Ленин урамы, 6нчы йорт, Теләнче Тамакта Сельхозтехника урамы, 3нче йорт, Яңа поселогында Яшьләр урамы, 29нчы йорт һәм Кече Шилнәдә Мәскәү урамы, 8нче йорт. Финанслауның гомуми күләме шулай ук 30 млн сумга якын.

Татарстанда торак йортларны капиталь ремонтлау инде алты ел дәвам итә. Узган ел бу максаттан 30 елга исәпләнгән яңа региональ программа старт алды. Эшли башлаган елында ук әлеге программа кысаларында 4,6 млрд сумга 793 йорт төзекләндерелде. 2043 елга ремонтланган йортлар саны 15 мең 454кә җитәр дип планлаштырыла. Яңа программаның үзенчәлеге - һәр милекче ай саен капремонт өчен түләп барырга тиеш. Ул түләгән 1 сум акчага бюджеттан 1,3тән башлап 1,7 сумга кадәр акча күчерелә.

Быел исә программа республикада 999 йортны үз эченә ала, ягъни аларда яшәүче 241 мең кешенең тормыш шартларын яхшырту күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү