Якты юл
  • Рус Тат
  • Күңел биреп эшләсәң, себерке дә тизрәк бәйләнә

    Елдагыча "Алмаз" хуҗалыгы уңганнары районда беренчеләрдән булып яфраказык әзерләүгә кереште. Юкә, өрәңге, имән яфракларының витаминнарга иң бай, йомшак һәм хуш исле чагын туры китереп, мөмкин кадәр күбрәк яфрак себеркесе җыеп, яхшы итеп киптереп калу исәпләре.

    "Кышлыкта яшь маллар алдыннан өзмибез бу файдалы сыйны, терлек азыгы төрледән, мулдан булса да, яфраказыкны аерып ярата бозаулар. Шуңа күрә бу төр азык узган елгы күләмнән - 60 тоннадан да кимрәк булмас дип планлаштырабыз," - ди хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Мифтахов. Шулай булырына һич тә шик юк. Эшне оештыру сәләте дә, табигать шартларына кадәр алдан күзаллап, бөртекләп уйлап эшләү тәҗрибәсе дә җитәрлек Зөфәр Фәрвай улының. Әнә Ташкичү урманы аланында иртәнге 8 сәгатьтән бирле эш кайный. Тау-тау өелгән юкә себеркеләренең хуш исе күңелгә рәхәтлек бирә. Безелдәп баш очында мыжлап торган кигәвен, чебен-черкигә игътибар бирмичә янып-пешеп себерке бәйләүче хуҗалык уңганнары белән якыннанрак танышам. Гомере буе шушы хуҗалыкта электр белән эретеп ябыштыручы булып эшләгән хезмәт ветераны Василий Третьяк әнә яшьләргә биргесез җитезлек белән яфрак җыя. "Шушы кызу эш өстендә ничек тынычлап өйдә утырасың, азмы-күпме файдам тияр дип чыктым," - ди ул елмаеп. 30 елдан артык ындыр табагында ашлык чистартуда эшләгән, лаеклы ялда булса да, киеренке эшләр вакытында елның-елында бик теләп булышучы Шәмсия апа Фәйзуллинаның да, кадрлар бүлегендә хисапчы булып эшләүче Наталья Самойлованың да, дистә еллап инде ындыр табагының иң җаваплы участокларында хезмәт куючы Зилә Яруллинаның һәм Галина Әхмәтвәлиеваның да күңелләре күтәренке. "Аллага шөкер, быел да терлек азыгына кытлык булмаячак. Маллар тук булса, үзебез дә ризыклы булабыз бит. Шуңа күрә ил-көн тук, һәркайсыбызның йортында бәрәкәт булсын дип тырышуыбыз," - диләр алмазлылар.

    Хуҗалыкның баш агрономы Рәмил Сәгъдиев белән 80 гектарлы люцерна басуына да сугылабыз. Анда шау-гөр килеп мәктәп балалары үлән себеркесе әзерли. "Көненә 4 әр сәгать эшли бу балалар. Иртән килүләренә механизатор Рафаил Мөхтәруллин 10ар сутый кишәрлекне чабып әзерләп куя. Уртача көнлек нормалары шул. 10-15 көн эчендә, люцерна катып киткәнче 3-5 тонна себерке әзерләп өлгерергә тиешләр, - диде баш белгеч. Түләвен дә хуҗалык җитәкчесе алдан вәгъдәләп, сөйләшеп куйган. Шушы ай азагында һәр бала эшләгән сәгатьләре өчен хезмәт хакы алачак. Көннең 3 сәгатен - хуҗалык, бер сәгатен районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге түләячәк. Беренче булып басуга Кнәз урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Артур Шәймәрданов, Рифкать Нәсифуллин, Алмаз Сәлмәнов, Роман Новокрещенов, Алмаз Динмөхәммәтов, Юлия Зорина чыккан. Ярыша-ярыша теземнәрдәге үләннән оста итеп себерке бәйләүче, һич кенә дә авырыксынмыйча эшләүче балаларга карап сокланып куйдым. Кечкенәдән авыл мәшәкатьләренә уралып, хезмәткә өйрәнеп үскәнгәдер, күңеленә игелек-шәфкать тә күбрәк салынадыр авыл баласының. Сыйныф җитәкчеләре, технология укытучысы Азат Йосыпов белән әнә ничек дустанә эшлиләр. "Әле ике укучыбыз Руслан Фәтхуллин белән Айрат Шиһапов ветеринария табибы Зөфәр Гатүпов җитәкчелегендә бүгеннән дару үләннәре җыю, киптерү белән мәшгуль. Яңа туган бозаулар өчен анысы да бик кирәкле һәм файдалы икәнен кабатлап аңлатасы юк безнең балаларга. Үз хуҗалыкларында шуны күреп, белеп үсәләр. Дару үләннәрен дә 3-5 центнер әзерләргә уйлыйбыз," - диде Азат Рафаил улы. Әйе, йөкне бергәләп тартсаң гына җиңелгә туры килә. "Алмаз" хуҗалыгында олысы-кечесе әнә шулай бердәй тырышлык, бердәй җаваплылык белән хезмәт куя. Шуңа күрә һәр эштә беренче алар, күрсәткечләре дә башкаларга үрнәк итеп куярлык. Узган елгы терлек азыгы запасыннан (49,3 центнер азык берәмлеге) шактый мая калса да, булганы белән генә канәгатьләнергә күнекмәгән алмазлылар. Әлеге күләмне бераз ишәйтергә дә исәпләре. Ел елга туры килми, запаслының иртәгәсе өметлерәк диләр. Шушы кояшлы матур көннәрдә әнә 110 тонна хуш исле бозау печәне әзерләп, урнаштырып та куйганнар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: