Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Калмиядә яңартылган почта бүлекчәсе ачылды

Узган атнада Калмия авылында яңартылган почта бүлекчәсе ачылды. Элеккеге бина бик күптән төзелгән, инде нык искергән булган. Яңарту эшләре узган елның октябрь аенда башланган. Бар эшләр "Татарстан почтасы" федераль почта элемтәсе идарәсе исәбеннән башкарылган.

"Татарстан почтасы" бүген 1100дән артык стационар бүлекчәне үз эченә ала. Аларның 854е авыл җирендә урнашкан. Бүлекчәләрнең күбесе утыз-кырык ел, хәтта ярты гасыр элек төзелгән булган. Әкренләп алар ремонтлана бара һәм бу эш киләчәктә дә дәвам итәр дип планлаштырыла. Бу турыда Калмия бүлекчәсен ачу тантанасында "Татарстан почтасы"ның персонал белән эшләү хезмәте җитәкчесе Владимир Никулин белдерде. Шулай ук калмиялеләрне тәбрикләргә Яр Чаллы районара почтамты башлыгы Ирек Әгъләмов, район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова да килгән иде.

Безнең район авылларында барлыгы 25 элемтә бүлекчәсе эшли. Калмия почта бүлекчәсе әлеге җирлеккә караган Малтабар һәм Кырныш авылларына да - барысы 700ләп кешегә хезмәт күрсәтә. Элемтә хезмәте - безнең өчен иң кирәкле тармакларның берсе, ди авыл халкы. Чыннан да, нинди генә йомышлары төшми аларның почтальоннарга. Хәер, бүген бу хезмәт ияләрен газета-журнал, хат ташучылар гына дисәң хата булыр, мөгаен. Алар өстендә хәзер мең төрле вазыйфа. Газета-журналын да яздыралар, йортларга тараталар, торак-коммуналь түләүләрне алалар, илтеп тапшыралар. Кайбер йорт хуҗалыкларында исәпләгечләрнең күрсәткечләрен дә почта хезмәткәрләренә карарга туры килә. Машина йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен килә торган штрафларны да авылның элемтәчеләре аша түлиләр. Аннары, хәзер почтальоннар үзләре үк сатучылар да әле. Почта бүлекчәсенең кайсына гына барып кермә, кибеттәге кебек стеллажлар куелган, аларга вак-төяк көнкүреш кирәк-яраклары тезелгән. Шунсыз булмый, чөнки куелган планны үтәргә кирәк.

Калмия почта бүлекчәсен инде 32 ел буе Сания Мәүлиева җитәкли. Авылдашлары да, җирлек башлыгы Камил Сәхәпов та тәҗрибәле элемтә хезмәткәрен бары яхшы яктан гына телгә алалар. Почта хезмәте күрсәтү генә түгел, халыкның җыелу, аралашу урыны да әле бу, диләр. "Өй"нең хуҗасы ачык йөзле булмаса, анда керәсе килми. Калмиялеләрне элемтә йорты һәрвакыт үзенә тарта икән. Элемтә бүлекләре бүген нәкъ менә шундый өлкәнрәк яшьтәгеләргә карап тора да инде, аларга ышанабыз һәм рәхмәтебезне әйтәбез, дип үз фикерен белдерде бу җәһәттән Казаннан килгән кунак Владимир Никулин да. Беркемгә дә сер түгел, эшләре күп булса да, почтальоннарның хезмәтенә түләү бер дә мактанырлык түгел. Яшьләр, әлбәттә, төшемлерәк тармак эзли.

Шулай ук чирек гасыр дәвамында Калмия халкына элемтә хезмәте күрсәтүче Фирдания Нургалиевага, күп еллар әлеге тармакта эшләүче, малтабарлыларга газета-журнал, хат таратучы Нәсимә Гобәйдуллинага, Кырныш халкына почта таратучы Зөфәр Шакировка да авылдашлары рәхмәтле.

"Җил өреп утырган тәрәзәләр, иске бүрәнә стеналар - барысы да артта калды. Яңартылган, җылы бинада хәзер рәхәтләнеп халыкны кабул итәбез," - диләр хезмәткәрләр. Чыннан да, минем карашка, биредә кул тимәгән бер генә урын да калмаган. Һәр җирдән яңалык, чисталык бөркелә. Авыл халкы мондый заманча хезмәт күрсәтү урыннарына бик лаек, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почта