Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Фермер Равил Миңнехуҗин Бакчасарай халкына зур бүләк ясады – Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә һәйкәл куйдырды

Чәршәмбе көнне биредә Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасы узды. Авыл аксакалы Рәфис Фәхретдинов һәм шушы авыл фермеры Равил Миңнехуҗин тырышлыгы белән куелган әлеге һәйкәл авыл халкы күңелендә рәхмәт хисләре уятты. Бакчасарай авылыннан яу кырына китеп һәлак булган 26 ир-егетнең, исән кайтып сугыштан соңгы елларда вафат булган 18...

- Кызганыч, әтиемне хәтерләмим инде. Ул сугышка китеп каты бәрелешләрнең берсендә һәлак булды. Әниемнең аның турында сөйләгән истәлекләрен дә инде начар хәтерлим. Шулай да бүген минем өчен бик куанычлы көн. Безнең кечкенә генә авылыбызда ачылучы һәйкәл тактасына әтием Әһлиулла Хәйруллинның да исеме уелып язылган. Аның рухына бирегә килеп, чәчәкләр куеп китү мөмкинлеге дә күңелне эретеп җибәрә, - дип сөйли шушы авылда яшәүче сугыш чоры баласы Рәмзия Сәйфетдинова. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары бер яшь була. Хәзер исә Рәмзия әби җитмеш биштә, кызыл кәнәфер чәчәген җыерчыклы кулларында тотып, һәйкәлне ачу мизгелен түземсезләнеп көтә.
Һәм мондый сугыш чоры балалары бу көнне һәйкәл яны мәйданчыгында шактый җыелган иде. Фронттагы солдатлардан ким булмаган тыл ветераннары, сугыш ветераннарының оныклары, оныкчыклары һәйкәл ачу тантанасына җыелган. Тантанада район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев, Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, район прокуроры Марат Галимәрданов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Роберт Хөснетдинов та катнашты.
Иң беренче район башлыгы Васил Хаҗиев сүз алды.
- Хөрмәтле тыл ветераннары, сугыш чоры балалары! Без сугыш турында китаплардан укып, нәфис фильмнардан, ата-бабаларыбыз сөйләгәннәреннән белсәк тә, шул дәһшәтле, канлы сугышта гомерләрен салган, Бөек Җиңүдән соң яраланып кайтып вафат булган батырларыбыз, ветераннарыбызга карата хөрмәтебез зур. Кызганыч, сугыш ветераннары елдан-ел кими бара, алай гына да түгел, тыл ветераннары да сирәгәеп бу фани дөньядан мәңгелеккә китә. Шулай булса да, без алар алдында кылган эшләре, батырлыклары алдында һәм бүген шушы Бакчасарай авылында гомер итүче тыл ветераннары, сугыш михнәтен күреп, аның авырлыкларын татыган сугыш чоры балалары алдында башыбызны иябез! Илләребез тыныч булсын, исәнлек-саулык телим, бәйрәм белән сезне! - диде.
Аның сүзләренә Биклән җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, Биклән авылының ветараннар һәм инвалидлар советы рәисе Асия Фәйзуллина да кушылып, бик матур теләкләр әйттеләр.
Аннары сүз җебе әлеге һәйкәлне төзүдә үзеннән зур өлеш керткән фермер Равил Миңнехуҗинга бирелде.
- Бакчасарайда Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә һәйкәл булмавы ярый торган эш түгел дип уйладык. Авыл аксакалы Рәфис абый Фәхретдинов белән сөйләшеп алганнан соң ныклап эшкә керештек. Бөек Ватан сугышына Бакчасарай авылыннан 44 ир-егет киткән. Ни кызганыч, шуларның бүгенге көндә берсе дә исән түгел. Аларның балалары, оныклары, туганнары өчен әлеге һәйкәл юаныч, якыннарын искә алу урыны булсын дигән теләк белән эшләнде. Аннары ул безнең аларга булган хөрмәтнең бер кыйпылчыгы гына, - диде ул.
Ниһаять, барысы да өчен дә түземсезләнеп, зарыгып көткән мизгелләр җитте. Биклән җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, Равил Миңнехуҗин һәм авыл аксакалы Рәфис Фәхретдинов ал тасманы кисеп, һәйкәлне ачып җибәрделәр. Аннары район кунаклары белән бергә, авылдагы яше-карты кызыл канәфер, роза чәчәкләрен алып һәйкәлгә юнәлделәр. Моңарчы исә әле генә армия хезмәтеннән кайткан егетләр һәйкәлгә венок урнаштырдылар.
Һәйкәл ачу тантанасы моның белән генә тәмамланмады. Ил буенча барган "Үлемсез полк" акциясе кысаларында Биклән урта мәктәбе укучылары, әти-әниләре белән бергә, туганнары арасында солдатлар исемнәрен, аларның фотосурәтләрен барлаганнар. Әзләнүләренең нәтиҗәсен күрсәтеп, укучы балалар бәйрәм тантанасына Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотоларын алып чыгып чыгыш ясадылар. Шул ук мәктәп укучылары шигъри юллар, җыр белән ветераннарга булган ихтирамнарын да күрсәтеп, күпләрнең күңелләрен күрделәр. Аннары сугыш кырында ятып калганнар, сугыштан соң һәм өлкән яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннарны бар авыл халкы һәм килгән кунаклар бер минут тынлык белән искә алдылар. Бәйрәм чарасы исә район шагыйрәсе Рәзинә Сәетгәрәеваның Җиңү көненә багышлап иҗат иткән җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев