“Гигант”та күпьеллык үлән уңышы гаҗәеп мул булып үскән
Хәзерге вакытта районда терлек азыгын әзерләү эшләре бара. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген районда җәмгысы 1800 тонна печән, 4100 тонна сенаж әзерләнгән. Күрсәткечләре һәм эшнең оештырылуы буенча "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгы, "Камский" җитештерү кооперативы һәм "Ярыш", "Гигант" хуҗалыклары алдынгылар рәтендә. Без район авыл хужалыгы һәм азык-төлек...
Көн кичкә таба авышса да, тышта һаман да эссе: кояш ваемсыз кыздыра, ике атнадан артык яңгыр әсәрен күрмәгән җирне, чәчүлекләрне яндырып киптерә. Кирәкле урынга машина тиз чаба. Юл кырында чәчәк атучы борчак, дымга тилмергән арыш, бодай кырларын җәһәт кенә артта калдырабыз.
Хуҗалык җитәкчесе Риф Хәниф улы Имамов белән юлыбыз күпьеллык үлән басуына таба ята. Анда хуҗалык эшчеләре кындырак һәм люцернадан торган печәнне җыеп пресслау, рулонга төрү белән мәшгульләр.
- Без 450 тонна печән, 2500 тонна сенаж әзерләдек инде. Иң яхшы елларда бер терлек башына бер тонна исәбеннән печән хәстәрли идек. Быел, җәй коры килсә дә, шул бер тонна исәбеннән терлек азыгын әзерләүне саклап калырга ниятлибез, - дип сөйли Риф Хәниф улы. - Узган елдан калган запас - 400 тонна печәнебез, саламыбыз бар әле. Мал ашамыйча тора алмый бит. Тырышырга кирәк. Аннан кала халыкның терлек азыгына, печәнгә булган ихтыяҗын да канәгатьләндерү мөһим, - диде.
Без килеп җиткәндә, эшчеләр кичке ашларын ашап кына бетергәннәр иде әле. Мин басу буйлап озын тасмага җәелгән печән покосларына хәйран калып басып торам. Ямь-яшел булып кипкән калын үләнне кышын малларның ифрат яратып ашасына иманым камил.
- Аллага шөкер, быел күпьеллык үләннән уңдык. Мондый яхшы печән әзерли алырбыз дип көтмәгән идек, - ди хуҗалык бригадиры Әсхәт Ибраһимов. - Ашламаны мул керткән идек бит, шуның файдасы тигәндер шәт, - дип өстәп тә куя.
Бу вакытта пресс-җыйгыч тракторында Рәмзил Мутавалов һәм Рәфис Шәрипҗанов покостагы печәнне пресслап, рулонга җыярга керешәләр. Аларның һәркайсы көн саен 25 тонналап печән пресслый. Рифкать Имаметдинов, Изаил Сәфәров, Илгиз Сәлимов әлеге рулоннарны трактор белән "КамАЗ" машиналарына төяп торалар.
Юл уңае булганга, Риф Имамов мине күршедәге шундый ук күпьеллык үлән басуына да алып килде. Кындырак һәм люцернадан торган катнаш үләнне биредә сенажга турыйлар иде. Сенаж әзерләүдә барлыгы 8 техника - "Макдон", "Ягуар" комбайннары, К-700 тракторы, 5 "КамАЗ" машинасында Илшат Шәйдуллин, Рәсим Батталов, Илгизәр Галәветдинов, Заһир Садиков, Рәвис Шәйхетдинов, Наил Хөсәенов, Салават Ибраһимов, Ринат Шәйхетдинов эшли.
Күпьеллык үлән шуның кадәр уңган - комбайн 300 метр саен бер "КамАЗ" тутырып яшел масса җибәреп тора. Биредәге басуда яшел үләннең биологик уңышы гектарына 380 центнер яшел масса тәшкил итә икән.
- 100 гектар җирдә печәнгә дип күпьеллык үләннәр чабып куйдык әле. Әйе, каерылып үсте быел үлән, шунысы сөендерә. Ләкин сөенече белән борчуы да бар - явым-төшемнәр юк. Ә яшь үсентеләргә иң кирәге хәзер - яңгыр, җирнең дымга туенуы, - дип хафасын белдерде Риф Имамов.
Корылык темасын үткән шимбәдә ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә дә күтәреп чыктылар.
- Бүгенге көндә бөтен республика туфракта дым җитмәүдән иза чигә. Бер ай эчендә 13 районда 10 мм явым-төшем булган, ә 7 районда хәл тагын да катлаулырак. Анда нибары 5 мм күләмендә явымнар төшкән. Корылык вакытында хөкүмәт ярдәменә өметләнергә туры килми. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта да мондый ярдәм күрсәтелмәве ихтимал. Әлеге җәһәттән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ярдәм итү йөзеннән, чәчүлекләрне иминиятләштерү законы кабул ителгән иде дә, - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Авыл хезмәтчәннәренә быелгы корылыктан килгән зыянны да үз иңнәрендә күтәрергә туры килер, мөгаен. Чөнки иминиятләштерү компанияләреннән түләүләрне алу бик кыен. Әлеге җәһәттән тәҗрибәле җитәкче Р. Имамов та болай ди: "Корылык булган очракта иминиятләштерүнең файдасы булуына ышануы авыр. Үземнең тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: 2010 елдагы корылык моның шулай икәнен күрсәтте. Ул елны чәчүлекләрне иминиятләштереп тә, хуҗалык акча ала алмады," - диде.
Әйе, хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен иң борчыганы - явым-төшемнәрнең булмавы. Ләкин, бу хакта уйлап, кул кушырып утырырга вакытлары юк. Алар алдында терлек азыгын әзерләү темпларын тагын да үстерү бурычы куелды. Булган үлән уңышын югалтмаска, аны җыеп алырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев