Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Гайнавал әбигә бүләккә – өр-яңа йорт

Узган шимбә көнне Сәет авылында республика дәрәҗәсендә үрнәк итеп куярлык, игелек-мәрхәмәт белән сугарылган искиткеч матур вакыйга булды. "Ирек" җитештерү кооперативы шушы хуҗалыкта гомере буе намус белән хезмәт куйган 83 яшьлек хезмәт ветераны Гайнавал әби Сабирҗановага шыгырдап торган сап-сары нарат бүрәнәләрдән өр-яңа йорт җиткереп бирде. Әбекәйне өй туе белән район башлыгы...

Бу матур игелек гамәлен хуплагандай, урамда коеп яңгыр ява. Ә Гайнавал әбинең яңа өе җылы һәм ямьле. Елкылдап торган ап-ак газ плитәсе, суыткычтан алып затлы йомшак диванга һәм идәнгә җәелгән күз явын алырлык чәчәкле паласка кадәр өр-яңа. "Яңа йортка искене кертмик, булгач-булгач, барысы да яңадан булсын дип тырыштырдык. Чыннан да, бу хөрмәткә, мондый бүләккә лаек кеше ул Гайнавал апа. Яшүсмер чагыннан, иң авыр елларда кул белән сыерын да сауган, бозау да караган, күпме малга кулдан ташып ашаткан, гектарлап чөгендерен дә эшкәрткән, әле лаеклы ялга чыккач та төрле эшләрдә булышып йөрде. Мәрхүм Мөбарәкҗан абый да озак еллар дәвамында маллар карап, ферманы яшәткән фидакарь кеше иде. Яшьли мәрхүм булган өлкән уллары Равил дә әтисе янәшәсендә фермада эшләде, риясыз, тыйнак иде. Гомумән, балаларын югалту хәсрәтен бәгыренә төшкәнче эчкән бу гаиләнең сабырлыгы күпләргә үрнәк булырлык. Бишенче уллары Рәиснең дә гомере бик иртә, нибары 22 яшендә өзелде. Тешен кысып, хәсрәтен эчтән генә сызып кичергәнгә, үзенең гомере дә кыска булгандыр Мөбарәкҗан абыйның, 57 яшендә мәңгелеккә китеп барды. Бу йортны төзегәндә аның якты рухы да сөенгәндер дип уйлыйм. Тормышны сыңар канат белән тарткан, бик авырлык белән гомер кичергән Гайнавал апага карата авыл кешесенең дә мөнәсәбәте искиткеч. Ышанасызмы, ялгышып кына булса да, ник бер кешедә көнчелек хисе уянсын! Бөтен авыл - олысы-кечесе ихластан сөенә, өлкәннәр аркамнан сөеп рәхмәтләр укый. Күңелдә шундый рәхәт канәгатьлек - Гайнавал әби әле үз аягында йөреп торган, дөнья матурлыгына сөенә алган чагында, вакытында өлгерттек бүләгебезне," - ди куаныч тулы горурлык белән Рөстәм Рәхим улы.

Гайнавал әбинең туган авылы Иске Абдулдан кайнар сәлам алып килгән шул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина да, район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина да әбекәйгә изге теләкләрен җиткерделәр, шундый матур игелек үрнәге күрсәткән Рөстәм Хаҗиевка ихлас соклануларын белдерделәр. Гайнавал әбинең куанычын уртаклашырга килгән мәктәп укучылары да бик тә кирәкле һәм эчтәлекле тәрбия сәгатендә булдылар.

Ишек ябылып тормый. Өй туе белән котларга Сәеттән генә түгел, күрше авыллардан да килгәннәр. Түр башындагы йомшак диванда чигүле камзулдан, ап-ак яулыктан тыйнак кына елмаеп утырган Гайнавал әби, ихлас сүзләрдән күңеле тулып, авыр эштән бирчәйгән бармаклары белән сак кына кагылып, кочагындагы аллы-гөлле чәчәкләрне сыйпый һәм рәхмәт сүзләрен кабатлый: дөньялар имин, күкләр-сулар тыныч булып, барыгызга да шушындый рәхмәтле көннәр бирсен Аллаһы Тәгалә. Ахирәтләре өчен сөенеп, яңа йортка бәрәкәт теләргә килгән әбиләрнең дә, гомер иткән күршеләре, авылдашларының да теләге бер - шушы матур тормышның рәхәтен күреп озаграк яшәсен иде Гайнавал әбекәй. Хуҗабикәне түр башына утыртып, яшьлекләрен искә төшереп чөкердәшеп чәй эчүләргә ни җитә! Гайнавал әбинең кече кызы Нәзирә аларны кыстап-кыстап татлы чәк-чәк, хуш исле чәй белән сыйлый. Әбекәй озак еллар инде аның җылы тәрбиясендә. Нәзирә шушы хуҗалыкта, ындыр табагында эшли, тыйнаклыгы, карусызлыгы өчен хөрмәт итәләр. Шушы матур мизгелдә куаныч тулы яңа йортка иминлек теләп юлга кузгалабыз.

Әйе, элек-электән кешене шәхес буларак формалаштырган, яшәешебезнең, гаилә, кардәшлек кануннарының нигезен тәшкил иткән игелек һәм шәфкатьлелек гамәлләре бүген дә үзенең асылын югалтмый. Рөстәм Хаҗиев шикелле чын ир-егетләр яшәтә ул гамәлләрне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яћа йорт Гайнавал Сабирќанова