Фатирлы булдык дип сөенә Нурмиевлар
Бүген авылны авыл буларак, ягъни җиң сызганып иген үстерүче, абзар тутырып мал асраучы, куе, тәмле авыл сөте, ит җитештерүче көчле хуҗалык сыйфатында яшәтү елдан-ел кыенлаша. Бигрәк тә шәһәр яны авылларында. Шимбәсе-якшәмбесе булмаган басу-фермаларда эшләргә атлыгып тормый халык. Территориясен эреле-ваклы предприятиеләр сырып алган "Биклән" хуҗалыгында да шундый ук хәл. Халык шәһәрдәге...
Хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Габделхәй улы белән әле бер, әле икенче фатирга кереп хуҗаларның куанычын уртаклашабыз. Мәгариф урамындагы 28нче йортның иң якты, иң матур өч бүлмәле фатирында хуҗалыкның алдынгы механизаторы Илшат Мостафин үзенең тормыш иптәше Лариса белән куанып гомер итә. "Әтисе - данлыклы механизатор мәрхүм Наил абыйдан калган тракторны бүген дә күз карасыдай карап эшләтә бу егет. Куәтле К-700 белән 1170 гектарны туңга сөрде," - ди елмаеп җитәкче. Шушы ук урамдагы 1 А йортыннан ике бүлмәле фатирның ачкычын уңган савымчы Валентина Кильгановага тапшырганнар. Кызы Виктория дә кыю адымнар белән әнисе салган эздән атлый, иңгә-иң куеп сөт муллыгын арттыра. Чкалов урамындагы күпфатирлы 2 А йортындагы ике бүлмәле фатирда сыер савучы Лилия һәм механизатор Илназ Нурмиевларның тату гаиләсе яши. Хуҗалыкта эшли башлауларына әле бер генә ел икән. Бирегә алар узган ел Әгерҗе районы Салагыш авылыннан күчеп килгәннәр.
- Үз фатирың, үз куышың булу, мөгаен, һәр гаиләнең хыялыдыр. Без Илназ белән 15 ел көттек өмет-хыялның чынга ашуын. Бер-бер артлы балалар үсеп җитте: Гөлназыбыз бүген VIII, Нияз V, Филиябез I сыйныфта укый. Күпме гомер кеше өстендә кысылып-тыялып яшәү тәмам алҗыткан иде инде, шуңа күрә фатир турында ишетүгә, кубарылдык та килдек. Рафаэль Габделхәй улына мең рәхмәт, ышанды, хуҗалыгына кабул итте. Бүген кайнар суы, салкыны агып торган, газы булган сәхрә кебек җылы, якты фатирда яшибез, аш бүлмәбез гөлләр кебек. Бер өстәл артында гөрләшеп чәй эчүләре үзе бер бәйрәм. Утын ягып өйне җылыткан, кышларын көрткә бата-чума көянтә-чиләкләп чишмәдән су ташыган чаклар искә төшсә, тыелалмый елыйм. Бәхетебезне Ходай күпсенә күрмәсен дип сорыйм. Балаларның ничек сөенгәнен белсәгез иде, монда күчеп килгәннән бирле йөзләреннән елмаю китми. Олы кызыбыз Гөлназ, әни, ни эшлим дип, бөтен эштә булышырга тора. Кечкенәләрне карап, күз-колак булып торучы, өйне тәртиптә тотучы да ул. Икебез дә эшкә иртә таңнан кузгалабыз бит, җәйләрен бигрәк тә. Ә эштән курыкмыйбыз, йөзебезгә кызыллык килмәслек булсын дип тырышабыз. Инде Ходай сәламәтлекне биреп, 15 елдан соң игелекле картлыкны бөтенләй үзебезнеке булган фатирда каршыларга насыйп итсен," - ди тыйнак елмаеп Лилия.
- Әйе, төп шарт та шул: 15 ел хуҗалыкта намус белән хезмәт куйсалар, фатирлары үз милекләренә күчәчәк. Килешү шулай төзелгән. Ә терлекчелектә эш шартларына килгәндә, замана белән бергә продукция җитештерү, мал асрау технологиясе дә үзгәрә. Сыерларны саву, үткәргечләр аша килгән сөтне чистарту, тиешле температурага җиткереп суыту - барысы да автоматлаштырылган. Хезмәт хакы вакытында түләнә. Уртача 17-18 меңнән дә ким алмый савымчылар, терлек караучылар. Ә хуҗалыкта тырышып эшләүче хезмәтчәннәребезгә фатирлар сатып алуны алга таба да дәвам итәчәкбез. Бүгенге көндә тагын берничә фатирда ремонт бара. 3 бүлмәлесе инде әзер, югары белемле ветеринария табибын көтә.
Шулай авылны яшәтү өчен булдыра алганча, мөмкинлектән килгәнен эшләргә тырышабыз. Үз хуҗалыгында мал асрый алмый торган ялгыз әби-бабайлар соравы буенча кибет ачып җибәрдек. Литры 17 сумнан сөтне, килосы 200 сумнан итне, көн саен кайткан йомшак ипине 14-16 сумнан сөенә-сөенә ала халык. 375 пенсионерга 365 көн буе ярдәм итеп торабыз, дисәк тә ялгыш булмас, бер гозерне дә кире какканыбыз юк. Шушы хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыккан әби-бабайлар ярдәм сорап тагын кая барсын, - ди Рафаэль Габделхәй улы.
Чыннан да, Бикләнне бүген авыл буларак терлекчелектә, игенчелектә намус белән хезмәт куючы сыер савучылар, терлек караучылар, механизаторлар яшәтә. Һәм аларның яшәү шартларын яхшырту максатында," "өстә" ниндидер программалар кабул ителгәнен көтеп тормыйча, бүген, шушы сәгатьтә халыкка кирәк гамәлне тормышка ашырган бикләнлеләргә, хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Хаматовка бу матур башлангычның уңышлы дәвамын теләп, афәрин, хәерле сәгатьтә диясе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев