Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Елизавета Кириллова: «Район газетасын унике ел яздырып алам, яратып укыйм»

Бу көннәрдә почта бүлекләрендә вакытлы матбугатка язылу бара. Ташламалы бәядән район басмасы «Якты юл»га («Светлый путь») язылу тәмамлануга да санаулы гына көннәр калып бара. Шөкер, безне яратып, газетабызга язылып, аны зарыгып көтүче кадерле укучыларыбыз бар. Шундыйларның берсе, Калмия авылында гомер итүче Елизавета Кириллова.

- Чаллыдан Калмиягә күчеп килгәч тә күпләп газета-журналлар яздыра идем. Хәзер дә вакытлы матбугатка карата булган мәхәббәтем сүнмәде. Әле дә яздырып алган газета-журналларым шактый. Шулар арасында район газетасы да бар. Баштарак «Якты юл»ны ала идек. Тормыш иптәшем Рәхимҗан аны яратып укыды. Хәзер инде үзем генә калгач, «Светлый путь»ны яздырам. Район тормышы турында рус телендә укуны кулайрак күрәм, - диде Лиза апа.

Елизавета Кириллова бик ачык, мөлаем ханым булып чыкты. Аңа шунда ук, беренче күрүем генә булса да, яратып «Лиза түти», «Лиза апа» дип мөрәҗәгать итәсе килеп торды.

Елизавета Александровнаның Калмиядә тормыш итә башлавына да быел унике ел икән. Шушы гомер эчендә авылның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләреннән бушап торган арада ул кичләрен газета-журналлар укып юана, ял итәргә ярата. Бакчачылыкка, сәламәтлеккә багышланган, файдалы киңәшләр, рецептлар тупланган һәм шәһәр, район тормышы турындагы 7 басма яздырып ала икән.

- Районда торып, аның тормышы, кешеләре турында белмичә яшәп булмый бит. Нинди яңалыклар булганын белеп тору да файдалы, кызык. Газетаның яңа саны кулыма кергәч тә, иң элек авыл кешеләре, хуҗалыклар турында язылган битләрне ачып укыйм. Кемнәргәдер әдәби, файдалы киңәшләр, котлау сәхифәләре кызыклы булса, шәхсән үземә нәкъ менә район тормышына, аның предприятиеләренә, кешеләренә багышланган сәхифәләр якынрак, - ди Лиза апа, өстәлендә пөхтә итеп җыеп куелган газета-журналларны барлап.

Лиза апа лаеклы ялга чыкса да, аның бер генә дә тик торганы юк. Сараендагы күпсанлы малларны тәрбияли, бакчада мул итеп үстергән яшелчәне тозлый, җиләк-җимештән кайнатмалар әзерли. Кыскасы, һәр эшкә өлгерә. Аннары Чаллыда яшәүче өч улына, ике оныгына менә дигән әни дә, әби дә ул. Якыннарына да, авылдашларына да тәмле телле, ихтирамлы, беркемнән дә якты йөзен яшерми. Аның белән үземә дә аралашуы бик җиңел, кызыклы булды. Сүз ара сүз чыгып гаилә, яшәеш турында сөйләшеп алгач, сүзебез янә вакытлы матбугат темасына, газетабызның эчтәлегенә әйләнеп кайта.

- Үзем район газетасында барысы да бар, бөтен темалар да яктыртыла дип саныйм. Ниндидер яңа сәхифәләр өстәргә, үзгәрешләр кертергә кирәк димим. Һәр кеше төрле булган кебек һәркемнең моңа фикере дә төрледер. Шәхсән үземә район басмасы бик ошый. 2016 елның ярты еллыгына, һичшиксез, язылып куячакмын. Район газетасыннан аерылырга җыенмыйм, - диде саубуллашканда Елизавета Александровна.

Сез дә, кадерле укучыларыбыз, яңа ярты еллыкта безнең белән калыгыз, ташламалы бәядән 25 октябрьгә кадәр газетага язылып калырга ашыгыгыз! 2016 елның беренче яртысына ташламалы бәядән язылу нибары 469 сум 80 тиен, тулы бәясе исә 522 сум. Шулай ук «Якты юл» («Светлый путь») газетасының аерым төсле санына гына да язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев