Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Егерме көн эчендә өлгерсәң, штрафның яртысын гына түлисең

РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2 маддәсенә 1.3 өлеше өстәлде. Ул машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен билгеләнгән штрафның яртысын гына түләү хокукын бирә. Бу яңалык административ җаваплылыкка тарту турындагы карар чыгарылганнан соң штрафын егерме көн эчендә түләүчеләргә кагыла. Мәсәлән, йөртүчегә 1000 сум штраф салынган икән, ул аны...

РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2 маддәсенә 1.3 өлеше өстәлде. Ул машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен билгеләнгән штрафның яртысын гына түләү хокукын бирә. Бу яңалык административ җаваплылыкка тарту турындагы карар чыгарылганнан соң штрафын егерме көн эчендә түләүчеләргә кагыла. Мәсәлән, йөртүчегә 1000 сум штраф салынган икән, ул аны 500 сум итеп кенә түли. Үзгәреш 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Ләкин яңалык кайбер хокук бозуларга кагылмый. Тиешенчә теркәлмәгән транспорт белән инспекторлар кулына эләккән, исерек килеш машина йөрткән яки рульне эчкән кешегә биргән, светофорның кызыл утына чыккан; тизлекне тиешледән 40 км/сәгатьтән күбрәккә арттырып, ярамаган урында каршы юнәлештәге полосадан хәрәкәт итеп, юл билгеләре, разметкалар таләпләрен үтәмичә икенче мәртәбә эләккән, алкоголь куллануны ачыклаучы медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен билгеләнгән штрафларга «ташлама» ясалмый. Шулай ук кеше сәламәтлегенә зыян китергән юл-транспорт һәлакәтләрендә гаепле йөртүчеләр җаваплылыкка тулысынча тартыла.

Административ штраф салу турындагы карарны үтәү срогы судья, карар чыгарган орган, вазифадагы зат тарафыннан кичектерелгән яки озайтылган икән, штраф тулысынча түләнә, дип хәбәр итә район буенча ЮХИДИ бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев