Якты юл
  • Рус Тат
  • Быелгы уракта һәр кырда эшне оештыру буенча аерым алымнар кулланырга туры киләчәк

    Быелгы уракта һәр кырда эшне оештыру буенча аерым алымнар кулланырга туры киләчәк, диелде кичә иртәнге якта "Гигант" хуҗалыгында үткән семинар-киңәшмәдә. Бу - игеннәрнең торышы белән бәйле. Көзге культуралар яздан ныгып калырга өлгерде, ә менә яз көне чәчелгән бодай, арпа дым җитмәгәнлек белән кызу кояш астында көйде. Үсемлекләр җирдән нибары 10-15...

    Көзге культураларның мәйданын арттырачаклар

    Район хуҗалыкларының күпчелеге инде берничә көн элек урып-җыюга кереште. "Гигант"та Әҗмәкәй авылы янәшәсендәге 60 гектарлы арыш басуындагы игеннәрне якшәмбе көнне теземнәргә сала башлаганнар (хуҗалык районда беренчеләрдән булып урып-җыюга кереште). Семинарга килүчеләрне "Макдон" комбайннары белән урылган калын теземнәр каршы алды. Дөрес, теземнәр калын булса да, башакларының тук, эре булуы белән мактана алмый. Корылык бөртекләргә тулышырга бирмәде. Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов көзге культуралардан уртача - 20, арпадан 14-18 центнер уңыш чыгар дип исәпли. Биредә 1100 гектар игеннәрне урып-җыясы бар. 4 - "Дон", 2 шәр "Акрос" һәм "Макдон" тулы әзерлектә. Техника да, механизаторлар да җитәрлек. Әйбәт еллардагы кебек күп уңышка өметләнмәсәләр дә, уракны тиешле срокларда башкарып чыгарга исәпли гигантлылар.

    Кызу көннәр игеннәрнең өлгерүен тизләтте. Хәзер кырларда берьюлы берничә культура өлгерә. Берсен дә чиратка куя торган түгел, барысын да вакытында җыеп алырга кирәк. Әлеге җәһәттән муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев уракны оешкан төстә һәм югалтуларсыз үткәрү бурычын куйды. Ул хуҗалык җитәкчеләренә шушы очрашудан кайтуга ук урактагы һәр звеноның төгәл эшләвен тәэмин итү, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлүен тикшерүне таләп итте. Бүген бар көч урып-җыюны үткәрү һәм көзге чәчүне уздыру өчен туфрак әзерләүгә юнәлтелергә тиеш. Республикада соңгы вакытта, берничә ел рәттән корылык килү нәтиҗәсендә, көзге культураларның мәйданнарын арттыру бурычы куелды. Ни дисәң дә, алар корылыкка чыдамырак булып чыкты. Ә көзге чәчүнең үз сроклары бар һәм аларны үтәү өчен урып-җыелган мәйданнарда туфрак әзерләүне дә хәзердән үк кайгыртырга кирәк. Әлеге уңайдан арышка ихтыяҗ юк, бәя түбән дигән фикерне әйтүчеләр дә булды.Булганны, әле күпмедән булса да, сатырга да, түләүләр исәбенә файдаланырга да була. Юкны гына берни дә эшләтә алмыйсың.

    Республикада корылыктан зыян күргән 30дан артык районда гадәттән тыш режим игълан ителде. Бу районнар килгән зыянны каплатуда дәүләттән ярдәм булмасмы дип өметләнә. Безнең район әлегә ул исемлеккә кермәде. Әмма безнекеләрнең дә югалтулары зур, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе республикага зыян күрүчеләр исемлегенә кертүләрен сорап мөрәҗәгать иткән. Әлегә җавап көтәләр.

    Саранчаның мыегы кыска, чикерткәнеке озын

    Корылык белән килгән тагын бер бәла - саранча. Бу корткычның Бәтке янәшәсендәге болыннарда ишәеп китүе ачыкланды. "Чаллы яшелчәсе" кырларын һәм болынлыкларны инде ике тапкыр агулаганнар. Белгечләр бу мәсьәләгә дә җитди карарга чакыра. Корткыч йомыркаларын хәзер салып калдыра икән. Аның киләсе елда тагын да үрчеп китүен булдырмас өчен бүген үк чаралар күрергә кирәк. Россельхозцентрның район филиалы җитәкчесе Назыйм Сәлахетдиновның әйтүенә караганда, саранча бар җирдә дә бар икән. Без аны чикерткәдән аера гына белмибез. Саранчаның мыегы кыска, чикерткәнеке гәүдәсеннән озын. Кызыл аяклы итальян прусы дигәне бигерәк тә куркыныч икән. Саранчага тап булганда аны агуларга кирәк. Әлеге уңайдан хуҗалык җитәкчеләре тагын сорау бирде. Агулау зур чыгымнар сорый, элек бу максатка субсидияләр бирелә иде. Быел бу алдан фаразланмаган һәм бюджетка кертелмәгән чыгымнар. Агулауга тотылган акчаларны актлар төзеп, теркәп куярга кирәк. Чыгымнарның 90 проценты республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аркылы каплатылыр дигән хәбәр бар дип аңлатты районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.

    Уңыш куандырмый, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган җомга киңәшмәсендә республиканы ипи пешерә торган ашлык белән тәэмин итү бурычын куйды. Сүз уңаеннан, Татарстан инде 10 ел ипи пешерү өчен ашлыкны читтән сатып алмаган. Бүген җир пае хуҗалары да безгә икмәк булырмы дип, лар һәм капчыкларын әзерләп, игеннәр өлгергән басу ягына таба күз сала. "Гигант" җитәкчесе Риф Имамов халыкка пайлар өчен дә, сатып бирерлек тә ашлыгыбыз булыр диде. Башка хуҗалыклар нишләр? Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов бу бурычларны ябу мөмкинлеге булыр дип саный. Әлеге өметләр акланырмы? Боларның барысын да урак күрсәтер.

    Теги: урак
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: