Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Биш кызым – биш шатлыгым», – ди Яңа Бүләктән Раушания Газизова

Яңа Бүләк авылында гомер итүче Илшат белән Раушания Газизовлар гаиләсе 5 бала тәрбияләп үстерәләр, 5се дә кызлар!

Мин килгәндә Раушания ханым кечкенә кызлары - 9 айлык Динара белән өйдә иде.
- Үзем Иске Теләнче кызы. Мәктәпкә Яңа Бүләк авылына йөреп укыдык. Булачак тормыш иптәшем Илшат белән дә шул елларда ук таныштык. Аннары ул армия сафларына алынды. Аннан кайтып 3 ел йөргәннән соң гына өйләнештек. Иремнән уңдым, Аллага шөкер. Бөтен эштә, бөтен җирдә һәрвакыт миңа, балаларыбызга ярдәм итәргә генә тора ул. Бүгенге көндә «Кама» агрофирмасында механизатор булып эшли. Хезмәт стажы - 28 ел, - дип сөйләп китте Раушания ханым.
Әңгәмәдәшемнең сабыр, тыйнак, чын татар хатын-кызларына гына хас сыйфатларга ия икәне күренеп тора. Өйләре дә матур, җыйнак. Раушания ханымнан үзенең әти-әниләре турында сораштырам.
- 15 көнлек вакытта үземнең чын әти-әнием мине Түбән Кама шәһәренең бала тудыру йортында ташлап чыгып киткәннәр. Аларга бер кирәгем булмаган минем... - диде ул, күңеле тулып. Сабый чактан ук тормыш Раушания ханымга зур сынаулар әзерләгән булган икән.
- Алып үстергән әти-әнием Клара белән Сәгыйдулла Салиховларга мин гомерем буе рәхмәтле булачакмын, - дип дәвам итте ул сүзен. - Алар мине беркайчан да, бервакытта да ким-хур итмәделәр: ана назы, аталарга хас кайгыртулары, йөрәк түреннән чыккан ихлас яратулары белән назлап, кадерләп үстерделәр. Чын мәгънәсендә олы йөрәкле кешеләр. Мине балалар йортыннан алып кайтып, 4 ел үткәннән соң, тәрбиягә кече энем Сәгадәтне дә алганнар. Аллага шөкер, бүгенге көндә бөтенебез дә исән-саулар, бер-беребезгә ярдәмләшеп гомер итәбез. Иске Теләнчедән әти-әнием дә кунакка еш килеп йөриләр.
- Шөкер, үземне чын мәгънәсендә бәхетле ана дип әйтә алам. Янәшәмдә әти-­әнием бар, иремнең әнисе дә һәрвакыт ярдәм итәргә ашкынып тора. Канатларым астында 5 кызым-йолдызым бар минем! Олысы Илүзә Яр Чаллы шәһәренең педагогия көллиятен тәмамлады, алга таба югары уку йортына керергә планлаштырып тора. Илүзәбез безнең - сәхнә кызы. Төрле конкурсларда катнаша, шул исәптән «Сабан туе гүзәле» бәйгесендә дә үз көчен сынап караган иде. Авылыбызның «Нур» халык театрында да уйный, матур җырлый, әле моннан тыш, аш-суга да бик оста. Минем төп ярдәмчем, булышчым ул. Икенче кызыбыз Гөлшат исемле. Бүгенге көндә ул Алабуганың медицина көллиятендә һөнәр үзләштерә. Тырышып укый, Аллага шөкер. Өченче кызыбыз Ләйсән Яңа Бүләк авылы мәктәбенең VI сыйныфында. Ләйсәнебез матур итеп җырлый. Әле Әниләр көненә багышланган концерт әзерлиләр мәктәптә, шунда барырга исәпләп торабыз. Кызым да анда чыгыш ясаячак. Дүртенче кызыбыз Илнара балалар бакчасына йөри, ә иң кечкенәбез Динарага нибары 9 ай, - диде Раушания ханым. - Тормыш иптәшем кызларыбызны бик ярата, аларны иркәләп кенә тора, - дип тә өстәде.
Раушания ханым балалары турында шундый ярату белән сөйләде, аны тын да алмыйча тыңлап утырдым.
- 10 елдан артык инде һәр елда 100дән артык каз бәбкәләре алабыз, аларны үстереп сатабыз. Быел да әле Яр Чаллыга ярминкәгә берничә тапкыр бардык. Без тәүлеклек бәбкәләрне сатып алабыз да, аларны кызларыбыз саклый, ашата, эчертә. Көз көне исә зурлап өмәләр ясап, аларны суябыз. Моннан тыш, сыерыбыз, бозау, үрдәкләр, тавык-чебешләр, Иске Теләнчедә зур гына бакчабыз бар. Яшелчәләр, җиләк-җимешләрне анда күпләп үстерәбез. Аллага шөкер, булышчыларым - кызларым бар минем! - дип, олы горурлык белән әйтеп куйды Раушания ханым.
Газизовлар гаиләсенә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар гына теләп калабыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә

2
X