Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бәрәңгесе эре, бәясе генә вак

Шәһәр кибетләрендә, базарларда сатуда бәрәңге күпләп күренә башлады. Быелгы ярминкәләрдә дә һәр елдагыча бәрәңге иң күп сатып алынучы яшелчәләрнең берседер. Юкка гына аны икенче икмәк дип атап йөртмиләр. Чаллы ярминкәләренә каян гына алып килмиләр аны. Актаныш, Минзәлә кебек якын-тирә районнардан кала, аны ерак өлкәләрдән дә сатуга китерәләр. Безнең районда да...

Алмаз Зөфәр улы белән без Күгәш авылына илтүче юл янындагы 50 гектарлы басуда очраштык. Кояшлы, көз өчен җылы көндә басу өстеннән тракторларның, йөк машиналарының күңелле гөрелтесе ишетелә.

- Ныклап бәрәңге алуга алтынчы сентябрьдә тотындык. Эшне менә шушы басудан башлап җибәрдек, - дип каршы алды безне үткән сишәмбедә җитәкче. - Җәмгысы 155 гектардагы бәрәңгенең башта орлыкка дип утырткан «удача» сортлысын алдык. Аның уңышы әллә ни зур булмады. Гектарыннан 160 центнер чыкты. Аның каравы, хәзер алынучы «рокко» дигән бәрәңге уңышы әйбәт. Гектарыннан 300 центнер, - диде ул.

Чыннан да, моның шулай булуына үзебез дә инандык. Бәрәңге алучы агрегат таккан тракторларның берсе басу башында туктап, бәрәңгене машинага бушата башлагач та, бүлбеләрнең никадәр яхшы икәнен үз күзләребез белән күрдек. Кып-кызыл, эре, чип-чиста бәрәңгеләргә карап туймаслык. Кулга алып шунда ук пешереп тә ашыйсы килә башлый.

- Әле алда алынасы «кураж», «ароза» сортлы бәрәңгеләрнең уңышы тагын да яхшы булырга тиеш, - дип елмая Алмаз Йосыпов.

Ул арада бәрәңге агрегатында эшләүчеләр белән танышып, әңгәмә корып алырга да өлгерәм. Агрегат белән казып алынган, транспортер тасмасыннан баручы бәрәңгене аралаучы Нәзифә Гыйльманова, Эльвира Гәрәева эшләре турында күтәренке кәеф белән сөйли.

- Эльвира белән икебез дә Хуҗамәттән килеп эшлибез. Мин «Шилнә»гә бәрәңге алуга дүртенче елымны киләм, ә менә Эльвира беренче сезонын гына эшли әле. Эш шартлары, безгә булган мөнәсәбәт әйбәт, хезмәт хакы да ярыйсы, ошамаса дүртенче ел биредә эшләмәс тә идем, - ди елмаеп, Нәзифә Гыйльманова.

Гомумән, бәрәңге җыюда ундүрт, кооператив базасында тагын дүрт кеше эшли. Нургаяз Шәйдуллин белән Альберт Шәйдуллин (бертуганнар дип уйласам, фамилияләре генә туры килгән икән) тракторларны иярләгән, Наил Байбеков, Вячеслав Новиков, Анатолий Петраков, Илгизәр Фәрваев басудан йөк машинасында бәрәңге ташый.

Сүз уңае белән Алмаз Йосыповтан бәрәңгене сату, аның бәясе белән дә кызыксынам.

- Җитештергән бәрәңге белән мәктәп ашханәләрен тәэмин итәбез. Шулай ук Чаллыда эшләүче бер эшмәкәр белән дә хезмәттәшлектә торабыз. Ул Зәй кебек якындагы район мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын шулай ук без үстергән бәрәңге белән тәэмин итеп тора.

Икенче икмәкнең бәясенә килгәндә, килограммын 9 сум 50 тиеннән саталар икән. Әлбәттә, күп чыгымнар тоткан хуҗалык өчен бу очсыз бәя. Чөнки «Шилнә» җитештерү кооперативы язгы эшләргә дип быел 4 миллион сумлык кредит алган булган. Барлык процентларны түләргә кирәген истә тотып, аларның банкка 5 миллион акча кайтарасылары бар. Аннары эшчеләргә хезмәт хакын түләүне дә онытмаска кирәк. Алмаз Йосыпов сүзләренә караганда, әйтик механизаторларга, шоферларга сәгатенә 100-150 сум күләмендә акча түләү каралган.

- Килограммын 12-15 сумнан сатып булса, бик әйбәт булыр иде. Ләкин хәзер бәрәңге алу сезоны, шуңа күрә, продукциягә булган бәяләр дә әлегә менә шулайрак. Әмма зарланып кына да утырып булмый. Моңа кадәр булган корылык еллары белән чагыштырганда быел әле, Аллага шөкер, җиңелрәк булды, - диде җитәкче.

Без сөйләшкән арада, төшке аш вакыты да якынлашты. Моңарчы басуда кырмыскадай мәш килгән техника, кешеләр эшләреннән өзелеп, кайнар аш ашарга утырды. Без дә аларга эшләрендә уңышлар теләп, кайтыр юлга чыктык.

Сүз уңаеннан, «Шилнә» җитештерү кооперативыннан тыш, «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгыннан да бәрәңге алуның барышы турында белештек.

Алар исә бәрәңге казуга бер атнага якын элек тотынганнар. Хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов әйтүенчә, аларның басуында да икенче икмәк уңышы әйбәт.

- Урынына карап гектарыннан 210-220 центнер бәрәңге җыеп алабыз. Барлыгы 62 гектар бәрәңгенең бүгенге көндә якынча 730 тоннасын саклагычларга алып кайтып куйдык. Аны сатуга чыгармадык әле, - диде ул.

«Шилнә» хуҗалыгына килгән көнне биредә 42 гектарда бәрәңгене җыеп алганнар иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев