Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Беренче репетицияләрен ферманың «кызыл почмагы»нда башлаган «Сударушка» бүген россиякүләм фестивальләрдә чыгыш ясый

Кече Шилнә авылының «Сударушка» халык фольклор ансамбле күптән түгел үзенең зур юбилеен билгеләп үтте. Үзешчән коллективның сәхнәдә чыгыш ясый башлавына 40 ел тулды. Әлбәттә, кечкенә генә ансамбль өчен бик зур гомер бу. Ул еллар эчендә коллективка кемнәр генә килмәгән, ансамбль кемнәрне генә зур сәхнәгә чыгармаган. «Сударушка» район, шәһәр, республиканы гына...

Бүгенге «Сударушка»

Ноябрь ахырында үзешчән ансамбль юбилеен Кече Шилнәнең мәдәният йортында зурлап үткәрде. Ул көнне биредә авылның туган якны өйрәнү музее да ачылды. Музейга экспонатлар җыючы, аларны туплап бирегә урнаштыручы да «Сударушка»га күп еллар йөрүче, ансамбльнең бүгенге җитәкчесе - Арби Велидов.

Юбилейлары уңаеннан без дә берничә көн элек «Сударушка»лар янында булып, бүгенге коллективка йөрүчеләр белән бераз әңгәмә корып кайттык. Бүген ансамбльдә барысы тугыз кеше шөгыльләнә: Арби Велидов, Надежда Добрынина, Анна Безрученкова, Светлана Ерохина, Валентина Сергеева, Екатерина Карпова, Таисья Варламова, Галина Мосина, Любовь Морозова. Безнең белән очрашуга ансамбльдә инде 25, 18 һәм 15 ел шөгыльләнүче Екатерина Карпова, Валентина Сергеева, Анна Безрученкова һәм коллективның кураторы Любовь Гаврилова килгәннәр иде. Керә-керешкә үк яңа ачылган музей бүлмәсенең стенасына эленгән дистәләгән сандагы дипломнарга игътибар итәбез. Кырык еллык тарихның чагылышы бу бүләкләрдә, ансамбльгә йөргән һәркемнең олы хезмәте.

Беренче репетицияләр ферманың «кызыл почмагы»нда үтә

Кече Шилнәдә фольклор ансамбль, шулай итеп, 1975 елда оеша. Беренче «артистлар» колхозда эшләүче сыер савучылар була. Репетицияләр ферманың «кызыл почмагы»нда үтә. Концертларны ул вакытта авылның Ленин урамында урнашкан иске клубында куялар. Биш-алты хатын-кыздан торган ансамбль тора-бара үсә, коллективка яшьләр дә тартыла, әниләренә ияреп балалар да җырлый, бии. Кече Шилнәнең үзендә яшәүчеләр генә түгел, күрше авыллардан да, Яр Чаллыдан да килеп шөгыльләнәләр ансамбльдә. Юбилей кичәсендә алып баручы Любовь Гаврилова ветеран үзешчәннәрнең һәрберсен атап, алар белән горурлануын белдерде. Газета битләрендә дә аларның исемнәрен әйтми калу мөмкин түгел - Нина Беспалова (ул ансамбльнең беренче җитәкчесе), Анна Ардюкова, Александра Генералова, Валентина Гаврилова, Валентина Улеева, Ираида Абдрахманова, Анна Фотеева, Елизавета Агафонова, Клавдия Баскакова, Ираида Крапивина, Раида Агафонова, Александра Черепанова, Антонина Трабановская.

Өлкәннәр ул чакларны әле бүген дә бик сагынып искә алалар. Җае туры килгәндә бер-берсе белән сәгатьләр буе телефоннан сөйләшәләр, хатирәләргә биреләләр. «Сыерларны савып бетерәбез дә, «кызыл почмак»ка җыелабыз. Кайвакыт төнге караңгыларда гына өйгә кайтабыз. Ирләребез дә ачуланмаган инде. Ат белән күрше авылларга йөрдек. Казанга барганнарыбыз да хәтердә. Ул вакытта Татьяна Федоровна туплап алып барды», - дип искә ала ветераннарның берсе, 84 яшьлек Александра Генералова. Инде олы яшьтә булуына карамастан, элеккеге «Сударушка»лыларның һәрберсен исемләп, фамилияләп хәтерли Александра Тихоновна, ул чакта башкарган җырларын да бер сүзен бутамыйча җырлап күрсәтә.

Ансамбль оешып җиде ел үткәннән соң, 1982 елда, Кече Шилнәдә «Родина» дигән исем белән яңа мәдәният йорты ачыла. Аны Подъячевлар гаиләсе үз кулына ала. Надежда Ивановна анда директор итеп билгеләнә, Владимир Васильевич - сәнгать җитәкчесе итеп. Фольклор ансамбле ул елларда тагын да шомара, осталыгын арттыра. Шул вакытта аңа «Сударушка» исеме бирелә. Мәгънәсе буенча бу сүз хатын-кызга ачык йөз белән эндәшү дигәнне аңлата. Шул елларда ансамбль яңа җитәкче - Надежда Подъячева кул астында эшли башлый. «Сударушка»га ул вакытта 22 кеше йөри.

Бөтенроссия конкурслары безгә бик күпне бирә

1995 елда фольклор коллективына халык ансамбле исеме бирелә. Бүгенгә ансамбльнең репертуарында 300ләп җыр исәпләнә. Нигездә, алар халык җырлары. Шулай ук заманчалары, яшьләр җырлары да очрый. Ә бүгенге коллективта, җитәкчедән кала, барысы да пенсия яшендәгеләр. Районга, республикага гына түгел, чит төбәкләргә дә чыга алулары белән бик горурланалар апалар. «Ил күләмендә үткәрелә торган фестиваль-конкурслар безне күпьяклап үстерә, анда яңа җырлар ятлап, сәхнә хәрәкәтләрен өйрәнеп кайтабыз. Ә бу безгә бик мөһим, чөнки без үзешчәннәр, барысын да үзлегебездән генә өйрәнүчеләр», - диләр алар.

Саный китсәң, җиңүләре байтак «Сударушка»лыларның. Республиканың Зәй шәһәрендә үткән «Алтын мәйдан - Татарстан» дөнья мәдәнияте фестивалендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгәннәр, 2014 елда Новосибирскида Геннадий Заволокин исемендәге «Играй, гармонь» фестивалендә катнашып диплом алып кайтканнар, Казанда «Русская песня» конкурсында өченче дәрәҗә дипломга лаек булганнар, берничә мәртәбә «Каравон» бөтенроссия фестивалендә катнашканнар, «Хрустальный ключ» бөтенроссия конкурсына барганнар, «Балкыш» республика фестивалендә чыгыш ясаганнар, Казанга Универсиада ябылу тантанасына чакырылганнар һ. б. Тиздән, 31 декабрьдә, Яр Чаллыга Яңа ел концертына барырга җыеналар.

Безнең Кече Шилнә әбиләре Бураново әбиләреннән бер дә ким түгел

Ким дигәндә атнага ике мәртәбә мәдәният йортына репетицияләргә киләләр бүгенге «Сударушка»лылар. «Кирәк икән, көне-төне дә шөгыльләнәбез, репетицияләрне автобуста барганда үткәрәбез, шуның белән юл озынлыгы да сизелми. Берничә көн бер-беребез белән күрешми торсак, сагыныша башлыйбыз. Аралашу үзе бер рәхәт бит ул, күңелгә ял бирә, гомерне озайта, - диләр Екатерина Карпова, Валентина Сергеева, Анна Безрученкова өчесе дә беравыздан. - Менә юбилей концертыбызга да бик тырышып әзерләндек. Безгә калса, халыкка бик ошады - бу безнең өчен зур сөенеч», - дип өстиләр. «Безнең Кече Шилнә әбиләре Бураново әбиләреннән бер дә ким түгел. Беркайчан да фонограмма кулланмыйлар, тере тавышка җырлыйлар, шуңадыр, чит төбәкләрдәге фольклор коллективлары да аларга соклана», - ди Любовь Валентиновна.

«Сударушка»лыларның берсенең төп хезмәте мәдәният белән бәйле булмаган, ләкин алар гомер буе үзешчән сәнгатьтән читкә китмәгәннәр. Башта мәктәптә укыганда, аннары уку йортларында, соңрак хезмәт коллективларында. Арби Велидов үзе дә кече яшьтән үк «Сударушка»лар янында үскән. Хәзер генә яшьләрнең килмәвенә борчуларын белдерәләр апалар.

«Ә без әле җылы караш, уңай мөнәсәбәт, сәламәтлек булганда йөрибез ансамбльгә!» - диләр алар. Юбилей кичәсендә дә үзешчәннәргә иң беренче чиратта сәламәтлек, ансамбльнең үсүен, яңа биючеләр һәм җырчылар килүен, тамашачыларның аларны яратуын, рәхмәтле булуын, 45, 50 еллык бәйрәмнәрен дә шулай зурлап үткәрүләрен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев