«Бердәм Россия» праймериз үткәрә башлады
Сентябрь аенда үтәчәк муниципаль сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» партиясе праймериз, ягъни партия эчендә алдан тавыш бирү үткәрә. Партия эчендә алдан тавыш бирү республиканың һәр җирлегендә узачак. Май ае дәвамында Татарстанда 900дән артык шундый очрашу көтелә. Кичә, 12 майда, мондый чара безнең районда да старт алды. Праймериз Борды һәм Түбән Суыксу...
Сентябрь аенда үтәчәк муниципаль сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» партиясе праймериз, ягъни партия эчендә алдан тавыш бирү үткәрә. Партия эчендә алдан тавыш бирү республиканың һәр җирлегендә узачак. Май ае дәвамында Татарстанда 900дән артык шундый очрашу көтелә. Кичә, 12 майда, мондый чара безнең районда да старт алды. Праймериз Борды һәм Түбән Суыксу авыл җирлекләрендә үтте. Ай тәмамланганчы барлык 23 җирлектә дә алдан тавыш бирү үтәр дип планлаштырыла.
13 сентябрьдә үтәчәк сайлауларда муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына бөтен республика буенча барлыгы 7,7 мең депутат сайланачак. Аларның 199ы безнең районның авыл җирлекләреннән булачак.
фотода: Түбән Суыксу авыл җирлегендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев