Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Авыл җирлекләрендә советларны формалаштыруга халык битараф түгел

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты вазифасына һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатларны теркәү бара. Искә төшерәбез, ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләргә сайлаулар агымдагы елның 13 сентябрендә үтәчәк.

22 июльдә Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат итеп теркәүне сорап ТР Үзәк сайлау комиссиясенә Рөстәм Миңнеханов документларын тапшырган иде. 27 июльдә тагын өч кандидат - Хафиз Миргалимов (КПРФ), Рушания Бильгильдеева («Гадел Россия» партиясе) һәм Руслан Юсупов (ЛДПР) документларын тәкъдим итте. ТР Үзәк сайлау комиссиясе әлеге документларны закон таләп иткән 10 көн эчендә карарга һәм кандидатны теркәү турында карар кабул итәргә тиеш.

Район территориаль сайлау комиссиясе муниципаль берәмлекләрдә депутат булырга теләүчеләрдән документларны 14 июльдә кабул итә башлаган иде. Комиссиянең кандидатларны теркәү буенча беренче утырышы 21 июльдә үтте. 28 июльгә районның барлык муниципаль берәмлекләре буенча 129 кандидат теркәлде. Алар - «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән, ЛДПР сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән, «Россия ветераннары партиясе» сәяси партиясеннән, «Россия коммунистлар партиясе» сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән, «Гадел Россия Татарстанда» сәяси партиясенең региональ бүлегеннән һәм үз-үзләрен күрсәтүчеләр. Теркәлүчеләр арасында предприятие, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр, эшчеләр бар. Яшь категорияләре төрле. Яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә, пенсионерлар да гариза бирә. Әйтергә кирәк, авыл җирлекләрендә советларны формалаштыруга халык битараф түгел. Сайлау алды кампаниясендә райондашлар зур активлык күрсәтә. Депутат мандатына үз кандидатураларын үзләре тәкъдим итүчеләр күп.

Муниципаль берәмлекләргә депутат булырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү 3 августка 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 28 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, территориаль сайлау комиссиясенә әлегә 188 гариза кергән.

Реклама

Район муниципаль берәмлекләрендә бер мандатлы 199 округ исәпләнә. Шулай булгач, 13 сентябрьдә 199 депутат сайланачак дигән сүз.

Бүген бу чарага җитди әзерлек бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар сайлаулар2015