Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Алло, Кыш бабай тыңлый...

Районыбыз балалары Кыш бабайга шалтыратып, күчтәнәчләр алу бәхетенә иреште Районыбызда «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый» акциясе быел да матур гына үтеп китте. Кыш бабай белән Кар кызына дүшәмбе көнне төрле авыл җирлекләреннән 40тан артык бала шалтыратты. Сабыйлар Кыш бабайга сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, 1-2 куплет җыр да җырладылар. Кыш...

22 декабрь көнне, сәгать икедән дүрткә кадәр, балалар Кыш бабайның махсус телефонына шалтырата алды. Алар Кыш бабайга үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Ә Кыш бабай, шаяртып: «Ий, кызым, синең биегәнеңне дә күрәсе килә бит, булмый шул!» - дип, шалтыратучылар белән озаклап сөйләште, бүләкләрен дә тапшырырга онытмады. Бүләкләргә килгәндә, ниндие генә юк иде аның, монда затлы тартмаларга тутырылган татлы бүләкләр дә, искиткеч матур киемнәр кигән курчаклар да, пульт белән йөртә торган машиналар да, уку-язу әсбаплары, спорт кирәк-яраклары да бар иде.
Кыш бабайның телефоны бер генә минутка да тынып тормады. 3 яшьтән 16 яшькәчә балалар Кыш бабай белән телефоннан сөйләште. Ә бабакай исә балаларны тапкырлыкта да сынап карады, табышмаклар әйтте. Балалар бер дә югалып калмадылар, ничек тә булса җавапны табарга тырыштылар.
Беренчеләрдән булып шалтыраткан балалар арасында Яңа Бүләктән Алинә Гыймазетдинова бар иде. Алинә Кыш бабайга имтиханнарга әзерләнүен, тырышып укуын әйтте. Тиз арада табышмакка җавап табып, күчтәнәчле булып та куйды. Узган елга караганда, быел Яңа Бүләк авылы балалары аеруча актив булды. Кыш бабайга VII сыйныфта укучы Диана Гыйльманова, 12 яшьлек Ләйсән Газизова Кыш бабайга шалтыратып, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Күзкәйдән 6 яшьлек Айбулат Сәхапов Кыш бабайдан пульт белән йөртә торган машина алды. Калмия авылы музыка мәктәбе балалары да Кыш бабайга шалтыратып, телефон аша үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бабакай аларны сокланып тыңлап утырды. Балаларның барысына да татлы бүләкләр җибәрде. Хуҗи авылыннан бертуган Алсу белән Раил Нәҗметдиновлар, кечкенә булуларына карамастан, Кыш бабай әйткән табышмакларга җавап бирделәр, затлы бүләкләр алдылар. Иске Байлардан Илюзә белән Раил Вәлиевлар бер-бер артлы матур шигырь сөйләделәр. Кыш бабай аларга татлы бүләк җыелмасы белән бадминтон ракеткаларын тапшырды. Күзкәй авылыннан шалтыраткан Эльвина Нуриеваның җырлавын телефоннан мин дә ишетеп тордым әле. V сыйныфта укучы бу бала белемгә һәвәслеген әйтте, укытучысы Резидә Мингалимованы яратуын да әйтергә өлгерде.
Кыш бабай белән Кар кызы янына район башлыгы, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Васил Хаҗиев та килеп керде. Балаларның шундый актив булуларына сөенде, мондый чараның районыбызның күркәм традициясенә әверелүен билгеләп үтте.
Шалтыратучылар күп булды. Кыш бабай һәрбер баланы якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады. Тәртипле булсагыз, әти-әниләрегезне тыңласагыз, икенче елга тагын килермен дип вәгъдә бирде һәм ашыгып юлга кузгалды. Аларны башка районнарда да түземсезләнеп көтәләр бит!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Бердәм Россия» акциясе

2
X