Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

“Агрокөч төркеме” тәҗрибәсе белән Россия галимнәре кызыксына

25 гыйнварда Тукай районы җирлегендә Россиянең 7 өлкәсеннән һәм Башкортостан, Удмуртия, Мордовия республикаларыннан авыл хуҗалыгы министрлыкларының баш белгечләре, РФ Авыл хуҗалыгы академиясе галимнәре катнашында зур регионара киңәшмә булды. Киңәшмәнең пленар өлешендә РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, үсемлекләрне химикатлар белән эшкәртү һәм корткычлардан саклау буенча Департамент директоры Петр Чекмарев, ТР авыл...

Очрашуның төп темасы буларак, киңәшмәдә катнашучылар Россиядә орлыкчылыкны үстерү, бу нисбәттән Идел буе федераль округы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең чәчүлек орлык әзерләүдә алдынгы технологияләр куллану тәҗрибәсен уртаклашу, алар җитештергән югары сыйфатлы сабан культуралары орлыгы белән башка регионнарны да тәэмин итү зарурлыгы турында фикер алыштылар. Бер ел элек кенә сафка баскан, елына 40 мең тоннага кадәр бөртек саклауга көйләнгән югары технологияле орлыкчылык заводының эшчәнлеге белән таныштылар. Түбәләре күккә ашкан 32 башнядан торган әлеге уникаль проект күпләрдә кызыксыну уятты. Биредәге җитештерү процессы тулаем компьютерлар контролендә. Ашлыкны кабул итүдән алып тиешле кондициягә җиткерелгән чәчүлек орлыкның нинди температурада, нинди шартларда саклануына кадәр махсус программа тәэмин итә. Кайсы звенода нинди җитешсезлек булуын оператор махсус датчиклар ярдәмендә белә. Кеше факторы йөзләгән күләмдә минимальләштерелгән. Иң биек 24 башняда төрле культураларның элиталы орлыклары саклана. Әзер чәчүлек орлыкның теге яки бу линия буенча саклагычларга китүен дә компьютер хәл итә. "Иң мөһиме, бер линия икенчесе белән кисешми, шуңа күрә бер культураның икенчесе белән буталу-кушылу куркынычы юк. Теге яки бу ялгашта элеккеге орлыкның калмавы кабат-кабат тикшерелә", - дип инандырды "Кама" агрофирмасы җитәкчесе Фәнис Газетдинов. Язгы чәчү өчен орлык сатып алу уена кергән җитәкчеләр бу хакта аеруча бөртекләп сораштырдылар. Орлыкның көздән язга кадәр һәрдаим хәрәкәттә булуы да аның югары тишелешен, тиз үсеп китүен гарантияли. Лаборатория бүлмәсендә махсус савытларда ямь-яшел булып шытып чыккан элиталы, суперэлиталы бодай үсентеләренең сабаклары калын, тамырлары көчле икәнен киңәшмәдә катнашучылар үзләре дә күрделәр. Завод белгечләренә сораулар күп булды. РФ "Россельхозцентр"ның ТР буенча филиалы директоры Таһир Һадиев республикада орлыкчылыкны үстерү юнәлешендә башкарылган эшләр, элиталы орлык үстерүгә йөз тоткан хуҗалыкларның эшчәнлеге, уңышлары һәм проблемалары хакында конкрет мисаллар китереп, бик бай мәгълүматлы чыгыш ясады. Бу нисбәттән РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек буенча Департамент директоры Петр Чекмаревның бәяләмәсе игътибарга лаек. "Татарстан - авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең бик күп тармаклары буенча лидерлыкны бирми, инде менә элиталы орлык үстерүдә дә беренче кыю адымнарны ясый. Ә бүген барыбызны да иң соңгы техник җиһазланышы, кыска гына вакыт эчендә ирешкән уңышлары белән шаккаттырган югары технологияле орлыкчылык заводы белгечләре белән алга таба бик күпләр хезмәттәшлек итәргә теләк белдерер дип уйлыйм. Элиталы орлык үстерү белән шөгыльләнүче җитәкчеләр, белгечләр өчен генә түгел, мәртәбәле галимнәр өчен дә менә дигән тәҗрибә мәктәбе, фәнни-тикшеренүләр алып бару өчен әзер база бу," - диде ул һәм киңәшмәне оештырган республика, район, "Агрокөч төркеме" ЯАҖ җитәкчеләренә ихлас рәхмәтен җиткерде.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук әлеге агрохолдинг составындагы комбайн-тракторларны, чит илдә эшләнгән авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерүне комплеслы системага салган "ФинАгроТрейд" предприятиесендә булдылар, хезмәтне оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр. Россиядәге иң эре кошчылык комплексларының берсе - узган ел инкубаторыннан рекордлы 30 миллионнан артык чебеш чыгарган, 69 миллионнан артык йомырка җитештергән "Чаллы-Бройлер" предприятиесенең һәм терлекчелек, кошчылык предприятиеләре өчен витаминлы-минераль катнашмалар, ягъни премиксларны тәүлегенә 40ар тонна күләмендә җитештерүче Россиянең иң зур заводының эшчәнлеге дә киңәшмәдә катнашучыларда уңай тәэсир калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев