«Мама диясем килде...»
Язмыш

«Мама диясем килде...»

Зәнфирә апа белән беркадәр аралашсам да, аның тормыш сәхифәләреннән әллә ни хәбәрдар түгел идем. Бервакыт иптәш кызымның яңа фатирын күрергә баргач, ишек төбендәге эскәмиядә элекке танышым Зәнфирә апаны, аның янындагы сөйкемле мөселман хатынын, буй җиткән матур кызны күреп, тукталасы иттем. Зәнфирә апа оныгы белән киленен озата чыккан икән. Алар киткәч, мин чын күңелдән: «Камиләгез бигрәкләр дә әнисенә охшаган икән», дидем. Зәнфирә апа сагышлы көрсенеп: «Бөтенесе шулай ди. Нык охшашканнар шул, үз әнисе булмаса да...» дип куйды.

- Ирем белән ике малай үстердек без, икесе дә бик акыллы булдылар. Олысы институт бетергәч, үзебезнең шәһәрдә күз күргән кешеләрнең кызына өйләнде. Алма агачыннан ерак төшми, Гөлгенә ата-анасына охшап, акыллы бала иде. Туй көнендә сокланмаган кеше калмагандыр үзләренә. Әллә шунда күзләр генә тиде микән, дип тә уйлап куям. Рәшит белән икесенә, кредитлар ала-ала, бер бүлмәле фатир юнәтеп бирдек, бер-берсен бик яратып тордылар. Балага узгач, Гөлгенәне без дә, улыбыз да кулда гына күтәреп йөртмәдек инде. Беренче онык бит - Камилә тугач, без, ике кодагый, көн саен чиратлашып бала коендырырга йөрибез, үзебезнекеләргә бер игътибар булмаган икән, диешәбез... Шулкадәр сокландыргыч яшәп киткәннәр иде. Камиләгә ике яшь тулган көнне бөтенебезне аяз көндә яшен суккандай булды - Гөлгенәбез безне ташлап китте. Бөтенләйгә, мәңгегә... Йөрәк, диделәр врачлар. Баксаң, аңа бөтенләй бала табарга ярамаган икән, моны Рәшиттән дә, бездән дә, әти-әниләреннән дә яшергән Гөлгенә. И ул чактагы күз яшьләре... Дәрьялар булып аккандыр... Улым эчүгә сабыша күрмәсен, акылын җуя күрмәсен дип, көн-төн аны сакладым. Бер яктан аны жәллим, икенче яктан ярты ятим калган оныгыма карап үзәгем өзелә. Баланы кодагыйларга да, безгә дә бирмәде Рәшит, үзем карыйм дип өздереп әйтте. Ике яшьлек сабыйны ир-ат үзе генә тәрбияли аламы инде? Бакчасына чират җиткәнне көтеп алырдай түгел иде, эштән киттем, улым эштә чагында Камиләне багам. Рәшитемне әле анда, әле монда командировкага җибәрәләр - баланы күтәреп, аның артыннан мин дә иярәм. Әйтәм бит, ул чагында бөтен курыкканым - юлдан яза күрмәсен дигән уй иде. Күзгә күренеп бетеренде, үз эченә бикләнде улым, бөтен белгәне - эш һәм бала. Бүтән берни кирәкми, ашауны, киемне кайгыртуны да белми, карап тормасаң, өстенә ни эләксә шуны киеп чыгып китә. Баланы куеныма кысып, Чиләбесенә дә, Төмәненә дә, Мәскәвенә дә бардым мин. Шул чагында иремә ныгытып әйттем: улым атна кайтмаса - мин дә атнага югалам, ай кайтмаса - айга китәм, дидем. Аталары сабыр кеше, онык аңа да кадерле - кырык сүзгә җитмәде, өрлек хәтле малайны көйләп йөрисең димәде, салкын аш, салкын түшәк дип зарланмады. Шулай өч ел аеры-чөере килеп йөрдек, үз өемә кунакка кайткандай гына кайтып килә идем. "Камиләмне үз баласыдай күрердәй берәр әйбәт хатын насыйп итсәңче улыма", дип Ходайдан сораганнарым...

Камиләгә биш яшь тулган көнне Рәшит белән атасы иртәнге якта зиратка китеп бардылар, Гөлгенә янына. Кодагыйлар да алар белән китте. Баланың күңелен яраламыйм дип, мин Камиләм белән өйдә калдым. Соңыннан  паркка, аннан кафега барырга сөйләшкән идек. Вакыт үтә торыр дидем дә, кызымны киендереп, паркка алып чыгып киттем. Сабыйкаем, ат өстендә дә, куян өстендә дә карусельдә әйләнгән була, үзе чырык-чырык көлә. Мин күз яшьләремне тыярга тырышып, елмайган булам. Кулыннан җитәкләп, тагын кассага таба барып ята идек, кулымнан ычкынып та китте, каршыда гына туңдырма сатып торган яулыклы кызның аягына "мама!" дип барып та сарылды. Моңа хәтле гомергә дә бер тапкыр да мама димәгән, миңа да, кодагыйга да әби дип авызы ачылган бала тора салып шулай дисен әле! Аннан да битәр, гомер күрмәгән чит-ят берәүне кочаклап алсын әле! Ул чагында анысын уйламаганмындыр инде, теге кыз алдында уңайсызланып калганмындыр. Тиз генә Камиләмнең кулыннан тоттым да ычкындырырга маташам, үзем гафу үтенәм. Ышансаң ышан, ышанмасаң юк - балакаем теге кызның озын итәгеннән умырып тоткан - бармакларын каерып алышлы түгел. "Мама" ди, өзми-куймый. Үзе дә сабый кебек кенә булган зәңгәр яулыклы кыз елмаерга да итә, ул да аптырап калды. Иелеп, Камиләмнең башыннан сыйпаган була:

- Мин әниеңә охшаганмыни, ул кая соң? - ди.

Шулчак Камилә кулын җибәреп, болытларга төртеп күрсәтте дә, "әни еракта, ул кайтмый", дип әйтеп куйды, сабыем. Шул ук минутта: "Бүген миңа биш яшь тула!" дип бармакларын күрсәтеп мактанырга да өлгерде. Мин инде сүзне башкага борып: "Әйе шул, Камиләбезнең туган көне бүген, берәр тәмле туңдырма алыйк әле", дип, Камиләне әвертеп алып китмәкче булам. Теге кыз аңлады бугай, рәхмәт төшкере, шоколадлы туңдырма биреп, миннән бүләк булыр дип, акча да түләттермичә озатты. Камиләм каерылып-каерылып карый үзенә, бичаракаем. Бераз киткәч, эчемдә нидер аһ итеп, мин дә борылдым да шаккатып калдым: әллә кай җире белән Гөлгенәгә охшаган бит бу кыз! Күзләре дә шулай ук томраеп карый...

Әтиләре паркка килгәч, үзебезчә Камиләгә бәйрәм ясамакчы булабыз, бүләкләр бирәбез, кая утырырга телисең, ни алыйк, диешәбез. Олылар акылы булгандыр инде сабыйда, уеннан чыкмагандыр: әтисенең колагына иелеп, без дә ишетерлек итеп пышылдый балакаем: "Миңа да мама кирәк, аны үзебезгә алып кайтыйк", ди. Мин инде уенга борырга тырышып кына аңлатмакчы булам, ул кыз туңдырма гына сата, аның үзен сатып алып булмый, дим. Әтисен җитәкләп, тәки шунда алып китте бит Камиләм.

Ходай үзе юлыбызга чыгарып куйгандыр инде Сәйдәне... Алар никах укытканда унтугыз яше тулып кына килә иде үзенә. Рәшитебез егерме сигезне тутырган иде. Камилә таныштырган җирдән кавышып куйдылар бит. Биш вакыт намаз укый торган, бик акыллы, сабыр бала булды Сәйдәбез, безгә тагын ике онык бүләк итте. Камиләне үгисеткәне, кырын караганы булмады. Безгә килсәләр дә, үзләренә барсам да баштарак җаным уч төбендә иде: нинди генә булса да, үги әни бит дигән уй тынгы бирми иде. Камиләбез быел унберенче класска китте - аларга карап сөенеп туя алмыйм. Нәрсәгә тотынсалар, бер-берсе белән киңәшләшәләр.  Сәйдә балаларның барысын дога-намазга өйрәтте, өйләренә аракы ише нәрсә кергәне юк. Әнисе "кызым", дип,  Камилә - "әни" дип өзелеп торалар.

Күңелемне гел кытыклап торган иде, берничә елдан соң Камиләдән тәки сорадым бит. "Нигә әни дип түгел, мама дип барып кочакладың син әниеңне?" - дим. Елмайган булды, сабыем. "Урамда бөтен бала да "мама" дип эндәшә, ә мин сиңа әби дим. Минем дә мама дип әйтәсем килгән иде", диде... Дөрес, Сәйдә беренче күрешкәндә генә мама булды, аннан соң "әни"гә әйләнде. Шунысына һаман, инде ничә ел үтсә дә, мин дә, кодагый да шаккатудан арына алмыйбыз: аның күзләре, чыннан да,  нәкъ Гөлгенәнеке кебек иде...

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев