18 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Казаклар авылында да тавыш бирү актив бара(фото)
Казаклар авлында да сайлау участоклары иртәнге сигездән эшли башлады. 14:00 сәгатькә тиешле 345 кешенең 250се тавыш бирергә өлгергән. Тавыш бирергә иң беренче булып Саимә Шәрипова һәм Миргасим Фәйзуллин килгәннэр. Зур җаваплылык тоеп, алдан ук тавыш биреп куярга ашыкканнар. Көн уртасына таба сайлау урынында яшьләр дә күренә башлады. - Сайлауларда катнашу...
-
Керәннән ничек котылырга?
Керән - күпьеллык үсемлек. Аның тамырлары тирәнгә китә һәм казып алганда киселеп кала. Менә шулар яз көне яңадан үсеп чыгалар. Алай булмасын өчен, җирне тирәнрәк казырга һәм тамыр калдыкларыннан яхшылап чистартырга кирәк. Май ахырында керән яфракларына пумала белән сак кына теләсә нинди үлән агуы сылап чыгыгыз. Бер-ике атнадан соң, алар...
-
Крыжовник үрчетү
Көз җиткәч, крыжовник үрчетү эшенә тотынырга мөмкин. Аның өчен бер еллык нык һәм сәламәт ботакны сайлап алыгыз да, җиргә яткызып, тимерчыбык белән беркетеп куегыз. Тизрәк тамыр җибәрсен өчен, җир белән тоташкан урыныннан ботакны бераз гына кисеп җибәрергә дә мөмкин. Туклыклы матдәләр җитмәгәнгә күрә, ул тамыр җибәрәчәк. Ботак өстенә эре бөртекле...
-
Комсомолецта халык башка елларга караганда активрак килде
Комсомолец поселогында 1 меңнән артык кеше яши. Аларның 660ы сайлау яшендә. «Башка еллар белән чагыштырганда бу юлы халык аеруча актив», - ди биредәге участок сайлау комиссиясе рәисе Әлфия Әгъләмова. Көндезге сәгать 12гә Комсомолецтагы сайлаучыларның 50 проценты булачак депутатлар өчен үз тавышын биргән иде инде. Башка җирлекләрдәге кебек үк, монда да...
-
Калмия авылында 358 сайлаучының 217есе инде тавыш бирергә өлгерде
Калмия авылының мәдәният йортында урнашкан 2637нче номерлы сайлау участогында барысы бергә 358 кеше сайлауларда катнашырга тиеш. Шуларның 217се үз тавышын бирде инде. - Халык иртәдән үк мәдәният йортына агылды. Бөтенесенең дә күтәренке кәеф. Һава торышы да бик әйбәт, Аллага шөкер. Безнең участокка Калмия һәм Кырныш авылларында яшәүчеләр килеп тавыш бирде....
-
Кнәз авылы мәктәбендә сайлауларга күтәренке кәефтә киләләр
Кнәз авылының урта мәктәбендә кеше шулай ук иртәдән үк сайлау участокларына ашыкты. Барысы бергә 1150 кеше сайлауларга килер дип планлаштырылган. Сәгать 11гә сайлаучылар саны 450дән арткан иде инде, дип белдерделәр безгә сайлау участогының комиссия әгъзалары. «Хокук бозулар һәм штаттан тыш хәлләр теркәлмәде. Сайлау комиссиясе эшли башлаганчы ук 20 кеше килеп,...
-
Тукай районында тавыш бирүнең беренче нәтиҗәләре билгеле
- Тавыш бирүчеләр саны барысы бергә, списокка күз салсак, 30028 кеше. Бөтен авыл җирлекләреннән сәгать иртәнге 10га 4008 кеше инде тавыш бирде, бу бөтен сайлаучыларның 13,8 процентын тәшкил итә, - диде безгә Тукай районы буенча территориаль сайлау комиссиясе рәисе Валентина Игьнатьева.
-
Бүген район халкы Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатларын сайлый
Тукайлылар партия исемлеге һәм Яр Чаллының бермандатлы 29нчы сайлау округы буенча теркәлгән кандидатлар өчен тавыш тавыш бирә. Сигез авыл җирлегендә исә - Борды, Калмаш, Түбән Суыксу, Шилнәбаш, Әҗмәкәй, Круглое Поле, Күзкәй һәм Иске Дөрештә җирлек депутатларын да сайлыйлар. Районның 23 авыл җирлегендә 44 участок сайлау комиссиясе эшли. Сайлаучылар исемлегендә 30028...
-
Алма кыш буена җитәчәк
Барысы да бик гади кебек: алмагач үсентесе утыртып куясың да алма биргәнен көтәсең. Ләкин алай җиңел генә мул уңыш алып булмый шул. - Агачлар яфрак койганнан соң, корткычлардан һәм авырулардан саклау максатында, алмагач кәүсәсен махсус кушылмалар белән агартыгыз. - Алма күп булган ботаклар көз көне сынарга мөмкин, шуңа күрә аларны...
-
Круглое Поле поселогы халкы сайлауларга иртәдән үк актив рәвештә килә
Сәгать иртәнге 8гә үк Круглое Поле поселогында урнашкан 2644нче сайлау участогына халык күпләп агыла башлады. «Барысы бергә безнең участокта 1109 кеше теркәлгән. Хәзергә исә шуның 300е үз тавышларын бирергә өлгерде инде. Халыкның кәефе күтәренке, сайлауларга бик теләп киләләр, аннары бит һава торышының да әйбәт торуы күңелләргә ниндидер җылылык бирә. Гадәттәгечә,...
-
Новотроицкое халкы актив тавыш бирә
- Сайлауларга, исемлек буенча, 1405 кеше килергә тиеш. Иртәдән үк халык сайлау участокларына агылды. Сәгать иртәнге 10га Новотроицкое һәм Суровка авылларында яшәүче 400 кеше үз тавышын бирде инде, - диде безгә 2654нче сайлау участогы рәисе Әдип Низамов. Әдип Әнвәр улы белдерүенчә, Новотроицкое авыл җирлегендә яшәүчеләрнең һәрберсе дә әлеге сайлау кампаниясен...
-
«Бер сайлау кампаниясеннән дә читтә калганыбыз юк. Бүген дә илебездә тотрыклылык булсын дип сайлауларга килдек», – диләр «Татарстан» совхозы поселогыннан Наил һәм Гөлчәчәк Кәрәмовлар (фотолар)
Кнәз авыл җирлегендә урнашкан «Татарстан» совхозы поселогының мәдәният йорты бинасында урнашкан 2639нчы санлы сайлау участогында да сайлаулар, гадәттәгечә, күңелле барды. Сәгать иртәнге тугызга - 100, 10га исә 300 кеше үзләре сайлаган кандидатларга һәм партияләргә тавыш бирергә өлгергән иде инде. Сайлау участогы ачылу белән кешеләр бер-бер артлы килә башладылар. Һәммә кеше...
-
Агач кисемнәрен нәрсә белән сыларга?
Җимеш агачларының корыган, зәгыйфьләнгән ботакларын кисеп торырга кирәк. Ләкин аннан соң, агачны авырулардан һәм корудан саклау өчен, киселгән урыннарга бакча кайнатмасы сылап кую зарур. Әгәр ул юк икән, тигез күләмдә балчык һәм сыер тизәге кушылган ярымсыек катнашма да ярый. Бакча кайнатмасын үзегез дә ясый аласыз. Моның өчен тигез күләмдә балавыз,...
-
Теләнче Тамак авыл җирлегендә сайлаулар актив бара
Теләнче Тамак авыл җирлегенең 2664нче номерлы сайлау участогында актив рәвештә сайлаулар дәвам итә. Комиссия рәисе Гөлнур Камалова хәбәр итүенчә, сәгать 10га, сайлауларга киләсе тиешле 963 кешенең 349ы инде үз тавышларын биргән. Теләнчетамаклылар, ил-көннәр тыныч булсын, балалар исән яшәсеннәр дип, үз тавышларын бирделәр.
-
Теләнче Тамак авылы халкы сайлауларга иртәдән үк килде+фоторепортаж
Бүген, 18 сентябрь - Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне. Теләнче Тамак авылы халкы сайлауларга иртәдән үк мәктәп ишегалдына күпләп җыела башлады. Комиссия әгъзалары һәрбер сайлаучыны ачык йөз белән, ниндидер бәйрәм рухы өстәп, «Бәйрәм белән!» дип, каршы алып торды. Беренче булып, сайлау участогына Хуҗи авылыннан Гөлсинә Баһавиева һәм Теләнче Тамактан...