Казаклар авылында да тавыш бирү актив бара(фото)
Казаклар авлында да сайлау участоклары иртәнге сигездән эшли башлады. 14:00 сәгатькә тиешле 345 кешенең 250се тавыш бирергә өлгергән. Тавыш бирергә иң беренче булып Саимә Шәрипова һәм Миргасим Фәйзуллин килгәннэр. Зур җаваплылык тоеп, алдан ук тавыш биреп куярга ашыкканнар. Көн уртасына таба сайлау урынында яшьләр дә күренә башлады. - Сайлауларда катнашу...
Казаклар авлында да сайлау участоклары иртәнге сигездән эшли башлады. 14:00 сәгатькә тиешле 345 кешенең 250се тавыш бирергә өлгергән.
Тавыш бирергә иң беренче булып Саимә Шәрипова һәм Миргасим Фәйзуллин килгәннэр. Зур җаваплылык тоеп, алдан ук тавыш биреп куярга ашыкканнар. Көн уртасына таба сайлау урынында яшьләр дә күренә башлады.
- Сайлауларда катнашу - һәрберебезнең гражданлык бурычы дип саныйм. Мин бармасам, син бармасаң, кем барырга тиеш сайлауларга? Шулай булгач, тавышларыбызны бирик, - диде 18 яшен тутырган Туалык авылы егете Алмаз Галимов.
_ Заман белән бергә атларга кирәк. Безнең тавыш бик әһәмиятле дип уйлыйм. Үзебезгә киләчәк сайлыйбыз бит»,- диде авыл мулласы Зәки Ризатдинов. Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов да сайлауларның барышы белән канәгать булып: «Нинди яшьтә булуларына карамастан, халык сайлауларда актив катнаша, закон бозулар да күзәтелми. Нинди дә булса сәбәп белән өйдә тавыш бирергә теләүчеләр алдан ук гариза язды», - диде безгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев