Керәннән ничек котылырга?
Керән - күпьеллык үсемлек. Аның тамырлары тирәнгә китә һәм казып алганда киселеп кала. Менә шулар яз көне яңадан үсеп чыгалар. Алай булмасын өчен, җирне тирәнрәк казырга һәм тамыр калдыкларыннан яхшылап чистартырга кирәк. Май ахырында керән яфракларына пумала белән сак кына теләсә нинди үлән агуы сылап чыгыгыз. Бер-ике атнадан соң, алар...
Керән - күпьеллык үсемлек. Аның тамырлары тирәнгә китә һәм казып алганда киселеп кала. Менә шулар яз көне яңадан үсеп чыгалар. Алай булмасын өчен, җирне тирәнрәк казырга һәм тамыр калдыкларыннан яхшылап чистартырга кирәк.
Май ахырында керән яфракларына пумала белән сак кына теләсә нинди үлән агуы сылап чыгыгыз. Бер-ике атнадан соң, алар үлеп бетәчәк. Керәннән котылу максатында, тамырларын киметү өчен, яшел үләнне даими рәвештә чабып торырга кирәк. Ә көз көне яфракларга үлән агуы сиптерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев