Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Агач кисемнәрен нәрсә белән сыларга?

Җимеш агачларының корыган, зәгыйфьләнгән ботакларын кисеп торырга кирәк. Ләкин аннан соң, агачны авырулардан һәм корудан саклау өчен, киселгән урыннарга бакча кайнатмасы сылап кую зарур. Әгәр ул юк икән, тигез күләмдә балчык һәм сыер тизәге кушылган ярымсыек катнашма да ярый. Бакча кайнатмасын үзегез дә ясый аласыз. Моның өчен тигез күләмдә балавыз,...

Җимеш агачларының корыган, зәгыйфьләнгән ботакларын кисеп торырга кирәк. Ләкин аннан соң, агачны авырулардан һәм корудан саклау өчен, киселгән урыннарга бакча кайнатмасы сылап кую зарур. Әгәр ул юк икән, тигез күләмдә балчык һәм сыер тизәге кушылган ярымсыек катнашма да ярый.

Бакча кайнатмасын үзегез дә ясый аласыз. Моның өчен тигез күләмдә балавыз, туңмай һәм көнбагыш мае кирәк. Балавыз эреп беткәч, туңмай, көнбагыш мае салыгыз һәм тагын берничә минут кайнатыгыз. Аннары суытылган кайнатма белән агачларны эшкәртегез.

Бакча кайнатмасы артып калган очракта, аны пыяла савытка салыгыз, тыгызлап ябыгыз һәм суыткычка куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев