Кнәз авылы мәктәбендә сайлауларга күтәренке кәефтә киләләр
Кнәз авылының урта мәктәбендә кеше шулай ук иртәдән үк сайлау участокларына ашыкты. Барысы бергә 1150 кеше сайлауларга килер дип планлаштырылган. Сәгать 11гә сайлаучылар саны 450дән арткан иде инде, дип белдерделәр безгә сайлау участогының комиссия әгъзалары. «Хокук бозулар һәм штаттан тыш хәлләр теркәлмәде. Сайлау комиссиясе эшли башлаганчы ук 20 кеше килеп,...
Кнәз авылының урта мәктәбендә кеше шулай ук иртәдән үк сайлау участокларына ашыкты. Барысы бергә 1150 кеше сайлауларга килер дип планлаштырылган. Сәгать 11гә сайлаучылар саны 450дән арткан иде инде, дип белдерделәр безгә сайлау участогының комиссия әгъзалары. «Хокук бозулар һәм штаттан тыш хәлләр теркәлмәде. Сайлау комиссиясе эшли башлаганчы ук 20 кеше килеп, үз чиратларын мәктәп ишегалдында көтеп торды», - дип җавапладылар безне комиссия әгъзалары. Кнәзлеләр тотрыклылык, илдә тынычлык өчен тавыш бирде.
- Киләчәгебез - безнең өметле яшьләребез. Аларга яшәргә дә, укырга да уңайлыклар булдырсыннар иде. Бөтен кешегә дә тиешле эш, тиешле эш хакы бирелсен. Бәяләр күтәрелмәсен, - дип теләделәр, сайлауларга бергәләшеп килгән килендәшләр, күршеләр Мәдинә Сабирова белән Анна Чуйкина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев