Бүген район халкы Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатларын сайлый
Тукайлылар партия исемлеге һәм Яр Чаллының бермандатлы 29нчы сайлау округы буенча теркәлгән кандидатлар өчен тавыш тавыш бирә. Сигез авыл җирлегендә исә - Борды, Калмаш, Түбән Суыксу, Шилнәбаш, Әҗмәкәй, Круглое Поле, Күзкәй һәм Иске Дөрештә җирлек депутатларын да сайлыйлар. Районның 23 авыл җирлегендә 44 участок сайлау комиссиясе эшли. Сайлаучылар исемлегендә 30028...
Тукайлылар партия исемлеге һәм Яр Чаллының бермандатлы 29нчы сайлау округы буенча теркәлгән кандидатлар өчен тавыш тавыш бирә. Сигез авыл җирлегендә исә - Борды, Калмаш, Түбән Суыксу, Шилнәбаш, Әҗмәкәй, Круглое Поле, Күзкәй һәм Иске Дөрештә җирлек депутатларын да сайлыйлар.
Районның 23 авыл җирлегендә 44 участок сайлау комиссиясе эшли. Сайлаучылар исемлегендә 30028 кеше. Өстәмә сайлаулар исә 13 округ буенча үтә, аларда 1819 кеше катнаша. Сайлау яшендәге халыкның 45 процентын пенсионерлар һәм инвалидлар тәшкил итә. Мондый сәяси вакыйгада беренче мәртәбә катнашучылар да шактый.
Барлык авылларда тавыш бирү көненә ныклы әзерлек барды. Сайлау участоклары тиешенчә җиһазландырылды, сайлаучылар өчен мәгълүматлар эленде, агитация эшләре алып барылды.
Бүген иртәнге сәгать 7дә участокларның барысы да ачылды. Аларның һәрберсендә 5тән алып 9га кадәр комиссия әгъзасы сайлаучыларны кабул итә. Гомумән, район территориаль комиссиясендә һәм участок комиссияләрендә бүген 309 кеше эшли.
Тавыш бирү исә сәгать 8дән башланды. Авыл җирлекләрендә үзешчәннәр тарафыннан концертлар әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев