Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче Тамак авылы халкы сайлауларга иртәдән үк килде+фоторепортаж

Бүген, 18 сентябрь - Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне. Теләнче Тамак авылы халкы сайлауларга иртәдән үк мәктәп ишегалдына күпләп җыела башлады. Комиссия әгъзалары һәрбер сайлаучыны ачык йөз белән, ниндидер бәйрәм рухы өстәп, «Бәйрәм белән!» дип, каршы алып торды. Беренче булып, сайлау участогына Хуҗи авылыннан Гөлсинә Баһавиева һәм Теләнче Тамактан...

Бүген, 18 сентябрь - Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне. Теләнче Тамак авылы халкы сайлауларга иртәдән үк мәктәп ишегалдына күпләп җыела башлады. Комиссия әгъзалары һәрбер сайлаучыны ачык йөз белән, ниндидер бәйрәм рухы өстәп, «Бәйрәм белән!» дип, каршы алып торды. Беренче булып, сайлау участогына Хуҗи авылыннан Гөлсинә Баһавиева һәм Теләнче Тамактан Фирдәвес Бәдретдинов килделәр.

- Иртәдән үк шулай сайлауларга йөрергә гадәтләндек инде. Мөһим эшшәребезне баштан ук бетереп куябыз, аннары исә өйдәге вак-төяккә керешәбез, - диделәр алар безгә, сорау белән мөрәҗәгать иткәч.

Сайлау участоклары иртәнге 7дән үк үз эшләрен башлап җибәрде. Тавыш бирүчеләр исә үз тавышларын 8 тулгач кына бирә алды. Теләнче Тамак авылында беренче тавыш бирүче, 68 яшен тутырган Нәкыйп Хатыйпов булды. Аңа күчтәнәч итеп, чәй тапшырдылар. Сайлау комиссиясе әгъзалары белдерүенчә, иртәнге 7дә үк халык әкренләп җыела башлаган. 8гә исә 32 кеше, чират торып диярлек, тавыш бирергә ашыкты. Теләнче Тамак авыл җирлегеннән беренче тапкыр тавыш бирергә килүчеләр саны - 9. Ә барысы бергә сайлау участогына 963 кешенең килүе көтелә.

Көн дәвамында 2664нче, шулай ук бөтен сайлау участокларында да полиция һәм медицина хезмәткәрләре дежур тора. Сайлау барышын видеокамералар да теркәп бара.

Участокта күңелле музыка яңгырап торды, көннең матур булуы да сайлауга бәйрәм төсмере бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев