Кнәз авыл җирлегендә урнашкан «Татарстан» совхозы поселогының мәдәният йорты бинасында урнашкан 2639нчы санлы сайлау участогында да сайлаулар, гадәттәгечә, күңелле барды. Сәгать иртәнге тугызга - 100, 10га исә 300 кеше үзләре сайлаган кандидатларга һәм партияләргә тавыш бирергә өлгергән иде инде. Сайлау участогы ачылу белән кешеләр бер-бер артлы килә башладылар. Һәммә кеше...
Кнәз авыл җирлегендә урнашкан «Татарстан» совхозы поселогының мәдәният йорты бинасында урнашкан 2639нчы санлы сайлау участогында да сайлаулар, гадәттәгечә, күңелле барды. Сәгать иртәнге тугызга - 100, 10га исә 300 кеше үзләре сайлаган кандидатларга һәм партияләргә тавыш бирергә өлгергән иде инде.
Сайлау участогы ачылу белән кешеләр бер-бер артлы килә башладылар. Һәммә кеше күтәренке кәефтә, әлеге көнне чын бәйрәм кебек кабул итә. «Татарстан» совхозы поселогында урнашкан сайлау участогы комиссия әгъзалары белдерүенчә, сайлауга килүчеләрне биредә кайнар коймаклар, бал-май, тәмле чәйләр белән каршы алдылар. Моннан тыш үзешчән сәнгать осталары, фольклор коллективлар сайлауларга килүчеләргә матур концерт тәкъдим итте. Халык тукталып, аларның чыгышларын күзәтте.
- Бер сайлау кампаниясеннән дә читтә калганыбыз юк. Бүген менә оныкларыбызны ияртеп килдек. Киләчәгебезнең, бүгенге кебек үк, имин булуын телибез. Илебез тыныч булсын, - дип беравыздан әйттеләр безгә Наил һәм Гөлчәчәк Кәрәмовлар.
- Мин дә сайлауга һәрвакыт йөрим. Беркайчан да калдырганым юк, - дип сүзгә кушылды Наилә Яхина. - Депутатлардан коррупциягә каршы көрәшне көчәйтсеннәр иде дип сорар идем, - дип җаваплады ул.
Сайлау участогында сәяси партияләрдән күзәтчеләр дә бар иде. Алар шулай ук, төрле сәбәпләр аркасында, участокка килеп сайлый алмаучыларның өйләренә дә чыгып киткәннәр иде.
Нет комментариев