Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комсомолецта халык башка елларга караганда активрак килде

Комсомолец поселогында 1 меңнән артык кеше яши. Аларның 660ы сайлау яшендә. «Башка еллар белән чагыштырганда бу юлы халык аеруча актив», - ди биредәге участок сайлау комиссиясе рәисе Әлфия Әгъләмова. Көндезге сәгать 12гә Комсомолецтагы сайлаучыларның 50 проценты булачак депутатлар өчен үз тавышын биргән иде инде. Башка җирлекләрдәге кебек үк, монда да...

Комсомолец поселогында 1 меңнән артык кеше яши. Аларның 660ы сайлау яшендә. «Башка еллар белән чагыштырганда бу юлы халык аеруча актив», - ди биредәге участок сайлау комиссиясе рәисе Әлфия Әгъләмова. Көндезге сәгать 12гә Комсомолецтагы сайлаучыларның 50 проценты булачак депутатлар өчен үз тавышын биргән иде инде. Башка җирлекләрдәге кебек үк, монда да участок ачылганчы ук халык җыелган. Барлык партияләрдән күзәтчеләр, участок вәкаләтлесе, гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәре эшли. Алар сайлауның тәртип бозуларсыз гына баруын билгели.

31 яшьлек Марс Абдуллин - поселокның яшь сайлаучларының берсе. «Депутатларга ышанасы килә. Биргән вәгъдәләрен үтәсеннәр иде. Кандидатлар арасыннан һәр сайлауда өлкәнрәк яшьтәгеләренә өстенлек бирәм, чөнки алар тормыш күргән, тәҗрибә туплаган шәхесләр. Илкүләм карарлар кабул иткәндә бу бик мөһим», - ди ул. Марс төзүче һөнәре буенча югары белем алган. Яр Чаллыда юл төзү оешмасында эшли. «Шәхси предприятиегә керергә булдым, чөнки анда лаеклы хезмәт хакы түлиләр. Дәүләт оешмаларында да, яшьләрне җәлеп итү өчен бу мәсьәләгә игътибарны көчәйтсеннәр иде. Ә болай, бүген тормыш начар димәс идем. Бары тик тотрыклылык югалмасын, яшьләргә үтемле торак программалары эшләсен, лаеклы хезмәт хакы түләнсен иде», - ди ул.

Ирле-хатынлы Нәзлия Адиева һәм Илнур Сәлимгәрәев та бер сайлауны калдырган юк, диләр. Нәзлия поселок мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, Илнур исә «Татарстан» коммуналь челтәрләрендә оператор булып эшли. «Россия өчен безнең тавышыбыз мөһимдер дип уйлыйм», - дип фикерен белдерә Нәзлия ханым.

Участоктан халык өзелеп тормый. Сайлау көне уңаеннан поселоклыларга бүләк тә ясалды - аларга Руслан Кираметдинов концерты тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев