15 июль 2026 яңалыклары
-
«Татарстан» совхоз поселогында яшәүче 78 яшьлек Наилә апаның бакчасында бер чүп күрмәссең!
Наилә Ковзылеваның хезмәт сөючәнлегенә сокланмаган кеше юктыр. Ире вафатыннан соң 13 ел ялгыз яшәвенә һәм 78 яшьлек гомер язына карамастан, ул ишегалдын искиткеч чәчәк дөньясына әйләндергән. Аның үрнәк бакчасында бүген бер генә чүп үләне дә таба алмассыз.
-
Татарстанда киек кошларны ауларга рөхсәт алу башланды
Татарстанның МФЦ үзәкләрендә 2026 елгы ау сезоны өчен канатлы киек кошлар аулауга рөхсәт рәсмиләштерүгә гаризалар кабул итә башладылар.
-
Арзан бензин вәгъдә итеп, Татарстан халкын алдыйлар
Татарстанда мошенниклар мессенджерлар һәм социаль челтәрләр аша арзан бәядән бензин тәкъдим итеп, кешеләрдән алдан акча күчертергә тырыша. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Рәдис Йосыпов хәбәр итте.
-
Яңа Сарайлыда «Авыл бәйрәме»нә әзерлек башланды
25 июльдә узачак Яңа Сарайлы авылының төп бәйрәме алдыннан биредә күркәм гадәт — традицион бүләк җыю чарасы оештырылды.
-
Китапханәчеләр нәниләр өчен саф һавада укулар оештырды
Самуил Маршакның танылган «Багаж» шигыре чыгуга 100 ел тулу уңаеннан, Бәтке авылының китапханәчеләре «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен саф һавада йөрү вакытында кычкырып укулар уздырды.
-
Китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре мастер-класска әзерләнә
Шушы көннәрдә «Татарстан» совхозы поселогының китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре йомшак уенчык ясау буенча мастер-класска материаллар әзерләде. Әлеге иҗади чара район күләмендә узачак «Күрше фест - Гаилә бәйрәме» кысаларында узачак.
-
Татарстанда ана капиталы сертификатын өйдән чыкмыйча рәсмиләштерергә мөмкин
Республикада ана капиталы сертификатларын бирүнең уңайлы форматы эшли. 2026 ел башыннан Социаль фонд бүлеге 7 меңнән артык гаиләгә документны проактив рәвештә, ягъни гариза тапшырмыйча гына рәсмиләштергән.
-
«Питрау»ның баш батырына 500 мең сум бүләк тапшырылачак
Мамадыш районында узачак «Питрау» бәйрәмендә көрәш мәйданына иң көчле спортчылар җыелачак. Ярыш нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк баш батырга ярты миллион сум күләмендә бүләк тапшырылачак.
-
Татарстанда бензинга кытлык юк, запас җитәрлек
Казанда АЗСларда ягулыкны гадәттәгедән күпкә тизрәк алып бетерәләр. Әгәр элек бер станциядә 15 тонна бензин һәм дизель ягулыгы тәүлек буе сатылса, хәзер шул ук күләмне машина йөртүчеләр алты сәгатьтә сатып ала.
-
Татарстанда бүген 25 градуска кадәр җылыта, әмма яңгырлар көтелә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 15 июльдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.