Түбән Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт мәйданчыгында каникуллар кызу бәйгеләр белән дәвам итә. Биредә укучылар өчен чын футбол кырлары мохите булдырылган.
Каникуллар — гаджетлар артында утыру вакыты түгел, ә сәламәтлекне ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек! Спорт мәйданчыгында оештырылган футбол уеннары яшьләрне берләштерә, хәрәкәткә һәм җиңүгә этәрә.
Саф һава, команда рухы һәм яңгыравыклы көлүләр — файдалы каникулларның төп бизәге. Биредә һәр бала үзенең осталыгын күрсәтә ала, дип язалар безгә.
Фото: район мәктәптән тыш эшләр бүлеге
Нет комментариев