Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сыйфатлы сөткә түләү дә яхшы

Көз фасылы үзенең тулы хокукына керде. Әледән-әле салкын җилләр исә, яңгыр сибәләп китә. Болытлар таралган арада кояш елмаеп ала. Көтүлекләрдә үләннәр саргаеп, үзенең туклыклылыгын киметте. Белгечләр малларны тиз арада абзарларга кайтартып, кышкы рационга акрынлап күчүне хуп күрә. Сыерларны тулы рацион белән ашатмаганга күрә, сөт тә кимүгә бара. Үткән елның шушы...

Көз фасылы үзенең тулы хокукына керде. Әледән-әле салкын җилләр исә, яңгыр сибәләп китә. Болытлар таралган арада кояш елмаеп ала. Көтүлекләрдә үләннәр саргаеп, үзенең туклыклылыгын киметте. Белгечләр малларны тиз арада абзарларга кайтартып, кышкы рационга акрынлап күчүне хуп күрә. Сыерларны тулы рацион белән ашатмаганга күрә, сөт тә кимүгә бара. Үткән елның шушы көне белән чагыштырганда районда 7134 килограмм сөт кимрәк савыла. Сөтне күп һәм яхшы сыйфатлы, ягъни югары, беренче сортлы итеп эшкәртү заводларына тапшырган хуҗалыкларга, агымдагы ел башыннан, федераль һәм республика бюджетыннан субсидияләр бирелә башлады. 1 сентябрьгә, агымдагы елның 8 аенда сатылган югары сортлы сөт өчен район хуҗалыкларына федераль бюджеттан 21 миллион 717 мең сум акча бирелде. Әлеге программада "Чаллы яшелчәсе", "Гигант", "Камский", Тукай азык-төлек корпорациясе, "Вилданов" КФХ, "Биклән", "Ярыш", "Алмаз", Сәйдәшев исемендәге, "Ирек" хуҗалыклары, Касакин, Хөрмәтуллин, Дәүләтгәрәев, Миннехуҗин, Закиров крестьян-фермер хуҗалыклары актив катнаша. Бу программага катнашырга теләүчеләргә төп таләп - сөт комбинатларына продукцияне бары тик югары һәм беренче сортлы итеп тапшыру. 8 ай эчендә "Гигант", Тукай азык-төлек корпорациясенә, Сәйдәшев исемендәге, "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыкларына сөтне реализацияләүгә киткән чыгымнарны каплау өчен һәркайсына 2 млн 156 мең сум, 2 млн 167 мең, 2 млн, 1 млн 600 мең сум акча бирелде. Сөт эшкәртү предприятиеләре кышкы чорга, бер килограмм сөт бәясен шактый арттырдылар. "Просто молоко" (элекке "Вамин") - электәге 12,5 сумнан 18 сумга, Алабуга сөт комбинаты бүгенге көндәге 18,3 сумнан 20 сумга сатып алырга ниятлиләр.
Күптән түгел Минзәлә районында үткән республика зона киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Н.Хаҗипов 1 августтан товарлыклы сөт өчен федераль һәм республика бюджетыннан өстәмә субсидияләр биреләчәге турында хәбәр итте. Беренче августтан тәүлеккә бер килограмм югары сортлы сөт җитештерүне арттыручыларга ай саен 5 сум; җитештерү күләмен саклап калучыларга 4 сум; җитештерү күләмен 1-2-3 процентка киметүчеләргә 3-2-1 сум түләү караласын игълан итте. 3 проценттан артык киметкән очракта субсидия каралмый.
Сөт җитештерүгә кызыксындыру чаралары, бәяләр яхшырды. Шуңа күрә һәр хуҗалыкта эшне төгәл оештырып, югары сыйфатлы һәм күп сөт алуга ирешик.

Хуҗалыкның исеме

Җитештерү, кг

Бер сыерга, кг

Сатылган, цн

Товарл.

тулаем савым

2012 ел б-н. чаг.

2013 ел

2012 ел б-н. чаг.

барлыгы тапш.

бер сыерга, кг

2013

Чаллы яшелчәсе

7710

-190

12,9

-0,3

73

12,2

95

Гигант

12000

50

18,2

0,1

111

16,8

93

Камский

5001

-1494

14,3

-4,3

48

13,7

96

Алмаз

5799

-600

13,5

-1,4

55

12,8

95

Вилданов

4015

815

11,2

2,3

38

10,6

95

Азык-төл. кор.

12355

148

9,8

0,1

122

9,7

99

Биклән

5800

1250

15,3

3,3

56

14,7

97

Ярыш

4615

815

12,8

2,3

43

11,9

93

Сәйдәшев ис.

10450

950

18,3

1,1

104

18,2

100

Ирек

2421

-299

14,2

-1,8

23

13,5

95

Мәләкәс

0

0,0

0,0

0

Калган КФ

0

0,0

0,0

0

Район буенча

70166

-8205

12,4

-1,8

860

11,9

96

(Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды. 19 сентябрьгә)

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сельское хозяйство авыл хуќалыгы

2
X