Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Май бәйрәмнәре вакытында Тукай районында чәчүгә керештеләр

Чыннан да, үткән бәйрәм көннәрендә шәһәр халкы рәхәтләнеп ял иткән булса, авыл хезмәтчәннәре җиң сызганып басуларга чыкты. Район игенчеләре күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландырып-тырмалап, туңга сөрелгән җирләрне эшкәртеп, чәчкечләр белән басу киңлекләренә юнәлде. «Гигант» җәмгыяте эшчеләре дә бу атнаның дүшәмбесендә чәчүгә төште.

- Ай-һай, бигрәк эссе! Җәйге челләмени! - дип зарланып алдым хуҗалыкның баш агрономы Рамил Сәгъдиевка килеп җитмәс борын.
- Кызу инде. Кара җир бит, кояш нурын үзенә тартып тора. Хәер, җир өчен җылысы да кирәк. Кичә кич яхшы гына итеп яңгыр явып үткән иде. Моңа кадәр чәчелеп куелган 100 гектардан артык - берьеллык, 100 гектар күпьеллык үлән, 30 гектардагы викага менә дигән булды ул. Хәзер соңгы гектарларда «варис» сортлы борчак чәчүне тәмамлап киләбез, - диде.
Басуның ерак бер почмагыннан чәчү агрегатын таккан ике трактор якынлаша. Аларның берсендә - Флорис Миңнегалиев, икенчесендә, яңа чәчкеч белән Илгизәр Камалиев эшли. Аларның артыннан катоклау агрегаты белән җитез генә Рәмзил Мутавалов йөри. Аның хезмәттәшләре Илгиз Шәйдуллин һәм Таһир Тангатаров исә культивацияләүдә эшлиләр.
- Егетләребез тырыш безнең. Бер-беребез белән сөйләшеп, килешеп эшлибез һәрнәрсәне. Безнең бригадада тагын «КамАЗ» машинасында Наил Хөсәенов, орлык ташуда Әләм Садретдинов, Валерик Мәүлиев эшли. Барлыгы бер сигез-тугыз кеше, - дип сөйли үзенең кул астында эшләүчеләр турында бригадир Илдус Муллаянов.
Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов та белгечләр турында яхшы фикердә. Иң мөһиме - аларга кытлык юк. Чәчү, урып-җыю вакытында һәр кеше кадерле, санаулы бит. - Аллага шөкер, хуҗалык хисабыннан йортлар салу безгә файдалы булды. Шул юл белән хуҗалыкны җитәрлек эшче кадрлар белән тәэмин итә алдык. Бүгенге көндә белгечләргә кытлыгыбыз юк. Күп еллар буе безгә тугры булып эшләүче механизаторлар белән бергә бүген басуларда шул яңа кешеләр эшли. Хезмәт хакына килгәндә без аны айныкын айга, вакытында биреп барабыз. Бүгенге көндә аның күләме уртача 19 мең сум тәшкил итә, - диде Риф Хәниф улы.
Быелгы язда гигантлылар Калмаш авылы янындагы ташландык җирләрне дә эшкәртә башлаган.
- Елдан-ел шәһәр киңәя, шуның аркасында хуҗалык җирләре дә кимеп бара бит. Без исә әлеге ташландык җирләр хисабына хуҗалык чәчүлекләрен 250 гектарга киңәйттек. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк, - диде Риф Имамов.
Бүген «Гигант»та арпа белән бодай чәчә башладылар. Чәчүдә ике бригада эшли. Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә басуга 3 чәчү агрегаты чыгарган булсалар, бүген хуҗалык киңлекләрендә шундый 5 агрегат йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләре язгы кыр эшләренә әзерлек