Язгы кыр эшләренә әзерлек тег белән яңалыклар
-
Район хуҗалыклары язгы кыр эшләре белән бергә, күп еллар эшкәртелмичә яткан пай җирләрен алып, аларны файдалануга кертерлек итеп эшкәртүгә алындылар
Атна башында гадәттәгечә хуҗалыкларга чыгып чәчүнең барышы белән танышып йөрергә исәп бар иде. Алдан сөйләшеп куелган хуҗалыкка юлга чыгарга җыенганда, планнар җәһәт кенә үзгәреш кичерде. Хәер, берсе икенчесенә комачау итми дигәндәй, без берьюлы ике балык башын тотарга булдык. Ике көн эчендә ике хуҗалыкта: «Кама-Бекон» җәмгыяте һәм «Биклән» җитештерү кооперативы киңлекләрендә...
-
Район кырларында сабан һәм азык культураларын чәчү белән бергә бәрәңге утырта башладылар
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 майга район хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыру тәмамланган диярлек. Тырмалау эшләре 90 процентка башкарылган. Күпьеллык үләннәрне тырмалау тәмам, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 90 процентка эшләнгән. - Чәчүгә килгәндә, бүгенге көндә районда 20 процент сабан культуралары, кукуруздан кала шуның кадәр үк...
-
Май бәйрәмнәре вакытында Тукай районында чәчүгә керештеләр
Чыннан да, үткән бәйрәм көннәрендә шәһәр халкы рәхәтләнеп ял иткән булса, авыл хезмәтчәннәре җиң сызганып басуларга чыкты. Район игенчеләре күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландырып-тырмалап, туңга сөрелгән җирләрне эшкәртеп, чәчкечләр белән басу киңлекләренә юнәлде. «Гигант» җәмгыяте эшчеләре дә бу атнаның дүшәмбесендә чәчүгә төште.
-
Тукай районында орлык җитәрлек, сыйфаты да яхшы
- Район хуҗалыклары быелгы чәчүгә 13 мең тоннадан артык яхшы сыйфатлы орлык әзерләделәр. Чәчү алдыннан үткәрелүче анализ нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барлык орлык та яхшы тишелешле. Шул ук анализ орлыкның төрле авырулар белән зарарланган өлеше нибары 20 процентка кадәр булуын күрсәтте, - дип әйтте күптән түгел, атналык киңәшмәләрнең берсендә...
-
Авыр булса да, Тукай районында язгы кыр эшләренә әзерлек бара
Дүшәмбе көнне хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин язгы кыр эшләренә әзерлек буенча чыгыш ясады. Җитәкче сүзләренә караганда, бүгенге көндә хуҗалыкта барлык авыл хуҗалыгы техникасы төзекләндерелгән, орлык материалы, аны чәчүгә кадәр эшкәртү препаратлары, җитәрлек күләмдә минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары әзерләп куелган. «Хуҗалыкта икътисади авырлыклар булса да,...
-
Язгы кыр эшләренә Тукай районының «Ирек» хуҗалыгы техниканы ремонтлап, орлык материалын әзерли
Ниһаять, язның беренче аена да аяк бастык. Бу исә район игенчеләренә язгы кыр эшләренә әзерлекне кызулатырга тагын бер этәргеч. Моны алар үзләре дә яхшы белә. Шуңа күрә, хуҗалыкларындагы барлык ресурсларны барлап, булганын төзәтә яки ышанычлы, сынаттырмаслык булсын дип, янә һәр шөребенә кадәр тикшерергә тотына. Чөнки аңлый: ныклы техника язгы кыр...
-
«Биклән»леләр дым каплатуга чыктылар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә кырларны тукландыруга «Кама» агрофирмасы һәм «Тукай азык-төлек корпорациясе»нән кала «Биклән», «Чаллы яшелчәсе», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар да керешкән. «Биклән» хуҗалыгы исә 300 гектардагы күпьеллык үләннәргә ашлама кертүдән кала, берьюлы дым каплату эшен башлап җибәргән. «Күпьеллык үләннәрне «Туман» агрегаты белән тукландырабыз....
-
Агроталәпләр җентекләп тикшерелә, механизаторларга түләү мәсьәләләре аңлатылды
Язгы кыр эшләренә санаулы көннәр калып бара. Игенчеләр - зур сынау алдында. Алар бүген машина-трактор паркында, орлык амбарларында язга әзерлекне кат-кат тикшерәләр. Ачылган кимчелекләрне шунда ук бетерү ягын күрәләр. Белгечләрдән торган комиссияләр хуҗалыкларда үзара тикшерүләр үткәреп, язгы кыр эшләренә әзерлеккә соңгы ноктаны куя һәм кырга чыгарга рөхсәт бирә. Шул уңайдан...