Язгы кыр эшләренә санаулы көннәр калып бара. Игенчеләр - зур сынау алдында. Алар бүген машина-трактор паркында, орлык амбарларында язга әзерлекне кат-кат тикшерәләр. Ачылган кимчелекләрне шунда ук бетерү ягын күрәләр. Белгечләрдән торган комиссияләр хуҗалыкларда үзара тикшерүләр үткәреп, язгы кыр эшләренә әзерлеккә соңгы ноктаны куя һәм кырга чыгарга рөхсәт бирә. Шул уңайдан...
- Хәйдәр Габдуллович, кыр эшләренә әзерлекне ничек бәялисез?
- Нигездә уңай. Моны республика комиссиясе урыннарда техниканың әзерлеген тикшергәндә дә билгеләп үтте. Бүгенге көндә эш планы нигезендә техниканы көйләү һәм агрегатлау төгәлләнеп килә. Кырларыбызда 14 чәчү комплексы белән бергә хуҗалыклардагы гадәти агрегатлардан да файдалану күздә тотыла. Шул рәвешчә 50,4 мең гектар иртә сабан культураларын, көннәр әйбәт торганда, ике атна эчендә чәчүне төгәлләрбез дип торабыз.
- Халыкта «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән хикмәтле әйтем барлыгын да онытмыйк.
- Әлбәттә, орлыкка ел саен зур игътибар бирелә. Быелгы язгы чәчүгә аеруча. Чөнки узган елгы корылык орлыкның сыйфатына тискәре йогынты ясады. Әмма «Кама» агрофирмасының орлык заводы елның катлаулы булуына карамастан, фермер һәм башка хуҗалыкларны тулы кондицияле орлык белән тәэмин итә ала. Сәйдәшев исемендәге, «Чаллы яшелчәсе», «Биклән», «Гигант» хуҗалыклары үзләренә яңа төр элиталы орлыклар кайтардылар. Кырларыбызда бодайның «экадо-109», «казанская юбилейная», «маргарита» сортлары белән бергә яңа «урало-сибирская» сорты да урын алачак. Белгечләр аның безнең шартларга яраклы һәм тотрыклы уңыш бирүе турында әйтәләр.
- Хәйдәр Габдуллович, ашлаган җирнең генә аш бирүе һәркемгә мәгълүм. Бу мәсьәлә ничек хәл ителә соң?
- Хөкүмәтебез ел саен минераль ашламалар алуга субсидияләр бирә. Быел язгы чәчү чорына шушы максатка федераль бюджеттан районыбызга 17,5 миллион, Татарстан бюджетыннан 20 миллион сум акча каралды. Җәмгысы - 37,5 миллион сум. Бүген бер гектарга тәэсир итү көче 50 килограммнан ким булмаган ашлама тупланган инде. Безнең максат - бу күрсәткечне 60 килограммга җиткерү. «Кама» агрофирмасы, «Гигант», «Ирек», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар җирнең кадерен белеп ашлыйлар, мул уңышка ирешәләр. Алар гектарга тәэсир итү көче 60-70 килограммнан ким булмаган күләмдә ашлама кайтартканнар инде. Ашламаны белеп, әрәм-шәрәм итмичә кулланганда югары уңышка өмет итеп була.
- Ягулык-майлау әйберләренә тоткарлык булмасмы? Язгы чәчү һәм терлек азыгы әзерләү чорына дәүләт бәяләре киметелмиме?
- Хөкүмәт бу турыда да кайгырта. Язгы чәчү чорында бер гектар җир эшкәрткән өчен 26 литр дизель ягулыгы карала. Барлыгы 2 мең тонна ягулык безгә ташламалы бәядән сатылачак. Бу хакта хуҗалыклар нефть базасы белән килешү нигезендә эш йөртәләр. Кайбер хуҗалыклар дизель ягулыгын үзләренең техника паркына кайтарсалар, кайберләре нефтебазадан кирәгенчә килеп алалар. Һәрхәлдә ягулык-майлау әйберләре белән тоткарлык булмас.
- Чәчү конвейерының тоткарлыксыз, көйле эшләве кадрларга бәйле. Белүебезчә, кайбер хуҗалыкларда механизатор кадрлар җитмәве сизелә. Бу хәл кызу чәчү өстендә кыенлыклар тудырмасмы?
- Әйе, кайбер хуҗалыкларда читтән килеп эшләүче механизаторлар байтак. Алар белән сөйләшүләр үткәрелгән. Билгеле бер вакытта килеп эшкә тотыначаклар. Бригадирлар, инженерлар, агрономнар белән агроукулар үткәрелде. Көндәлек эш нәтиҗәләрен, эшченең күпме акча эшләвен махсус бюллетеньнәрдә күрсәтеп бару, кызыксындыру чаралары куллану - һәркайсы мөһим чара икәнлеге ассызыкланды.
Болар барысы да язгы кыр эшләрен оешкан төстә, яхшы сыйфатлы итеп үткәрүгә юнәлтелгән.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев