Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыр булса да, Тукай районында язгы кыр эшләренә әзерлек бара

Дүшәмбе көнне хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин язгы кыр эшләренә әзерлек буенча чыгыш ясады. Җитәкче сүзләренә караганда, бүгенге көндә хуҗалыкта барлык авыл хуҗалыгы техникасы төзекләндерелгән, орлык материалы, аны чәчүгә кадәр эшкәртү препаратлары, җитәрлек күләмдә минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары әзерләп куелган. «Хуҗалыкта икътисади авырлыклар булса да,...

Дүшәмбе көнне хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин язгы кыр эшләренә әзерлек буенча чыгыш ясады. Җитәкче сүзләренә караганда, бүгенге көндә хуҗалыкта барлык авыл хуҗалыгы техникасы төзекләндерелгән, орлык материалы, аны чәчүгә кадәр эшкәртү препаратлары, җитәрлек күләмдә минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары әзерләп куелган. «Хуҗалыкта икътисади авырлыклар булса да, эшчеләргә хезмәт хакларын вакытында биреп, башка төрле түләүләрне башкарып барабыз. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә килгәндә, бу елны да куелган барлык бурычларны үтәрбез дип уйлыйм», - диде Марат Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләренә әзерлек