18 март 2015 яңалыклары
-
Буаларның су төшүгә әзерлеген киләсе атнада махсус комиссия тикшерәчәк
Быел ташу иртәрәк төшәргә мөмкин дип фаразлый синоптиклар. Район территориясендәге буаларны су агызып китүдән саклау максатыннан, дүшәмбе көнне хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов авыл җирлекләре башлыкларына үз биләмәләрендәге капиталь буаларны су төшүгә әзерләргә, задвижкаларны ачарга кушты. Игенче, Иске Гәрдәле, Җәйләү, Мусабай-Завод, Күперле, Новотроицкое, Шилнәбаш территорияләрендәге буаларда...
-
Гомер юлын парлап узу зур бәхет бит ул...
Авылда Асылмәрдәновлар концерт әзерлиләр икән дигән хәбәр бик тиз таралды. Ә көне җиткәч, зал халык белән шыгрым тулды. Чөнки беләләр: Фидаил баянчы, җырчы, байтак еллар мәдәният йорты директоры булып та эшләде әле ул, ә хатыны Роза - җырчы Гөлнәзирә кызы (күпме еллар авылдашларын моңлы җырларында тибрәтте). Димәк, концертта аның кечкенәдән...
-
Юбилей медале тапшыру тантанасына Комсомолецта бер генә тыл хезмәтчәне килә алды
Комсомолец поселогында бүген бердәнбер сугыш ветераны исән. Ул Михаил Кайнов. Шулай ук җирлектә өч тыл хезмәтчәне исәпләнә - Гөлчирә Сәмигуллина, Анна Беспалова Һәм Зөһрә Гомәрова. Күптән түгел аларның барысына да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырдылар. Кызганычка, бүләкләү тантанасында алар арасыннан Гөлчирә Сәмигуллина гына катнаша алды....
-
Үзара салым: үзебездән никадәр күп җыелса, республикадан тагын да күбрәк акча кайта
22 мартта районның 22 авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум узачак. Районда мондый чара беренче тапкыр узган елның 6 июлендә үткән иде. Ул вакытта 13 авыл җирлегендә үзара салым җыю турында карар кабул ителде. Дөрес, үзара салым яңа әйбер түгел, халыктан җирле максатларга акча җыю гадәте электән үк яши, әмма...
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Кнәз урта мәктәбе укучысы Индира Мәхмүтовага бүләк тапшырды
Татарстан Республикасының Дәүләт Советында «Парламент дәресләре» кысаларында республика бәйгеләрендә җиңеп чыккан яшүсмерләрне бүләкләү тантанасы узды. Чараны мәктәп укучылары матур җыр белән ачып җибәрделәр. Котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. «Татарстанның бөтен мәктәпләрендә дә парламент дәресләрен без алтынчы ел рәттән уздырып киләбез. Моның күркәм традициягә...
-
Балалар «Патриот» хәрби дан музеенда экскурсиядә булды
Районыбызда гына түгел, ә бөтен ил буенча Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре тулы куәткә бара. Шул уңайдан Кнәз урта мәктәбенең IV сыйныф укучылары «Патриот» хәрби дан музеенда экскурсиядә булды. Балалар Әфган, Чечня, Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларыбызның фотосурәтләрен, музей экспонатларын зур кызыксыну белән карадылар, сугыш геройлары турында сөйләгәннәрне зур...
-
Акча үзләштерү факты бүгенге рәискә кагылмый
Газетаның 2015 ел, 4 март санындагы «Муниципаль милеккә аренда түләмәүчеләрне судка бирәләр» дип исемләнгән мәкаләдә «Ленар» бакчачылык ширкәте рәисенең вазифадан файдаланып акча үзләштерүе турындагы мәгълүмат басылган иде. Әлеге мәгълүмат Эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләр һәм коррупциягә каршы көрәш төркеменең 2014 елда бүлек тарафыннан ачыкланган коррупцион характердагы җинаятьләр хакындагы белешмәсеннән китерелде....
-
Тукай районында файдаланылмый торган җир ачыкланган
Узган ел Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт район территориясендә җир турындагы законнарны бозуның 9 очрагын ачыклаган. Хокук бозучыларга барлыгы 62 мең сумга якын штраф салынган. Бу сумманың 60 мең сумы түләтелгән. Барлыгы 5,6 гектар мәйданда хокук бозулар билгеле булган. Контроль-күзәтчелек чаралары ярдәмендә бу җирләрдәге закон бозулар төзәтелгән. Ягъни...
-
Авыр булса да, Тукай районында язгы кыр эшләренә әзерлек бара
Дүшәмбе көнне хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин язгы кыр эшләренә әзерлек буенча чыгыш ясады. Җитәкче сүзләренә караганда, бүгенге көндә хуҗалыкта барлык авыл хуҗалыгы техникасы төзекләндерелгән, орлык материалы, аны чәчүгә кадәр эшкәртү препаратлары, җитәрлек күләмдә минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары әзерләп куелган. «Хуҗалыкта икътисади авырлыклар булса да,...