Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гомер юлын парлап узу зур бәхет бит ул...

Авылда Асылмәрдәновлар концерт әзерлиләр икән дигән хәбәр бик тиз таралды. Ә көне җиткәч, зал халык белән шыгрым тулды. Чөнки беләләр: Фидаил баянчы, җырчы, байтак еллар мәдәният йорты директоры булып та эшләде әле ул, ә хатыны Роза - җырчы Гөлнәзирә кызы (күпме еллар авылдашларын моңлы җырларында тибрәтте). Димәк, концертта аның кечкенәдән...

Алдан ук әйтеп куям, программаның сюжеты бик матур, эчтәлекле төзелгән. Авторы - Розаның апасы Гөлнара Сәхапова. Ире Айрат белән концертны да уен-көлке, хикмәтле сүзләр белән тамашачы игътибарын бер минутка да читкә җибәрмәслек итеп алып бардылар. Яшьләрнең никахлашу көненә «кайтып килү», аларны кабат туй киемнәреннән күрү күңелле мизгелләр булды. Аннары бер җырны - икенчесе, кызлары Алиянең дәртле биюләре алмаштырды. Җырларны да сайлый белгәннәр - репертуарларында буш җырлар юк, мәгънәле, халык яратып тыңлый торганнарын сайлаганнар.

Фидаил белән Роза бер-берсенә әйтер сүзләрен «Җанашым» җыры белән җиткерделәр. «Йолдыз җыйдым бүләккә» җыры белән Роза да моңлы көйдә йөрәк серләрен ачып салды. Фидаил әнисе яраткан «Зөләйха» җырын аңа багышлап җырлады.

Сәхнә түренә зур итеп 10, 20, 45 саннарын язып элгәннәр. Алып баручылар залга:

- Бу саннар нәрсәләрне аңлата, дөресен әйткән кешене махсус әзерләгән бүләк көтә дип мөрәҗәгать итәләр.

Зал җавап эзләп гөр килде. Барлык җаваплар да шушы гаилә тарихы белән бәйләнгән, һәм иң кызыклысы, дөрес җаваплар табылды, алкышлар астында бүләкләр тапшырылды.

Фидаил «Авылым кичләре» җырын суза. Тавышы диварларны селкетерлек түгел, әмма ул артык тавыш бирмичә, ихлас күңелен салып, милли тирән хис белән башкара җырларын.

Реклама

Сүз уңаенда әйтәсе килә: бу парның бер-берсенә җылы мөнәсәбәте, хисләрен кер кундырмыйча саклый белүләре сайлаган җырларында, күз карашларында сизелә. Әнә бит Роза ихлас күңеленнән: «Йолдыз җыйдым бүләккә», - дип җырлый. Йолдыз гына нәрсә ул, менә дигән кызлар бүләк иткән ул сөйгәненә. Иң сөенечлесе, алар инде үсеп җиткәннәр, бүген Алия белән Лилия сәхнәдә әти-әниләрен сәләтләре белән куандыралар. Алия медицина көллиятендә белгечлек ала, теләсә нинди бәйгеләрне тотарлык биюче дә, җырчы да. Лилия әле мәктәптә укый, таланты ачылып кына килә.

Моннан нәкъ ун ел элек (сәхнә түрендәге сорауларның берсенә җавап) шушы сәхнәдә әлеге гаилә «Җырларыбыз язгы моңнарда» дигән концерт куйганнар иде. Шунда Розаның әнисе Гөлнәзирә Шәйдуллинага «Ана даны» медале тапшырулары истә. Алты бала табып үстергән анага дәүләт бүләге ул. Сыңар канаты астында нарасыйларын үстереп бетергәч, кадер-хөрмәтләрендә яшәр чагы җиткәч кенә бакыйлыкка күчте моңсар. Аның өч кызы Гөлнара, Роза, Илмира «Әнием» җырын башкарганда зал тын да алмыйча, хисләргә, хатирәләргә бирелеп тыңлады. Әниләре гомер буе сәхнә кешесе булды, тавышы, моңы авылдашлары күңелендә яшәде. Моң кан белән күчә дип хак әйтәләрдер мәрхүмәнең инде оныклары сәхнәдә.

Концертның кунаклары җырчы Резедә Мингалимова, Алмаз Мөхтәров, Алсинә Гайнетдинова, Фидаилнең курсташы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фикрәт Сибгатуллин, иҗатташ дусты Х. Хәмитовларның чыгышлары концертның күркәм бизәге булды.

Тамашачы хәзер мәдәният йортына җыр тыңларга гына түгел, тамаша карарга килә. Шуңа күрә сәхнәдәгеләрнең киеме дә, сәхнә бизәлеше дә матур, ә сөйләгән сүзләре әдәби, камил булырга тиеш. Монысын да булдырганнар үзешчән артистларыбыз. Берсеннән-берсе матур күлмәкләре дә, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары да күңелгә ятышлы иде.

Бала бишеге, йон эрләп утыручы ак әби (Гөлнур Шәехова), үсмер малай белән ананың (Гөлфия Әхмәтҗанова һәм аның улы Данил) печән җыюлары, малайның әнисенә күбәләктәй очып, биеп күрсәтү мизгелләре дә концертка җанлылык, авыл бизәге, табигыйлек өстәде.

Концертның финалы да җиренә җиткереп, уйлап эшләнгән. Катнашучылар барысы да сәхнәгә чыкты. Күтәренке рух белән «Юкка түгелдер» җырын башкаралар. Ышанасың: бу дөньяда без яшибез икән, димәк, юкка түгел. Җырлап, иҗтиһат итеп, туганлашып яшәргә кирәк. Фидаил белән Роза алгарак чыгалар, ике якларында ике канат - буйга җиткән кызлары, ә уртада Роза сеңлесенең вафатыннан соң тәрбиягә алган уллары - Әмир. Матур, тулы гаилә. Күзләр генә тимәсен. Мондый юбилей концертларын әле күп тапкырлар күрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пар канатлар

2
X