Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юбилей медале тапшыру тантанасына Комсомолецта бер генә тыл хезмәтчәне килә алды

Комсомолец поселогында бүген бердәнбер сугыш ветераны исән. Ул Михаил Кайнов. Шулай ук җирлектә өч тыл хезмәтчәне исәпләнә - Гөлчирә Сәмигуллина, Анна Беспалова Һәм Зөһрә Гомәрова. Күптән түгел аларның барысына да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырдылар. Кызганычка, бүләкләү тантанасында алар арасыннан Гөлчирә Сәмигуллина гына катнаша алды....

Комсомолец поселогында бүген бердәнбер сугыш ветераны исән. Ул Михаил Кайнов. Шулай ук җирлектә өч тыл хезмәтчәне исәпләнә - Гөлчирә Сәмигуллина, Анна Беспалова Һәм Зөһрә Гомәрова. Күптән түгел аларның барысына да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырдылар. Кызганычка, бүләкләү тантанасында алар арасыннан Гөлчирә Сәмигуллина гына катнаша алды. Аны котларга җитәкчелек белән бергә балалары, оныклары, оныкчыклары да килгән иде. Калган өлкәннәргә медальләр өйләренә илтеп тапшырылды. Шулай ук җирлекнең әфган ветераны Ришат Нурыев та ул көнне Совет гаскәрләренең әфган җиреннән чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан юбилей медаленә лаек булды, дип яза поселокның мәдәният йорты директоры Анна Шәрифҗанова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакыйга

2
X