Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында файдаланылмый торган җир ачыкланган

Узган ел Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт район территориясендә җир турындагы законнарны бозуның 9 очрагын ачыклаган. Хокук бозучыларга барлыгы 62 мең сумга якын штраф салынган. Бу сумманың 60 мең сумы түләтелгән. Барлыгы 5,6 гектар мәйданда хокук бозулар билгеле булган. Контроль-күзәтчелек чаралары ярдәмендә бу җирләрдәге закон бозулар төзәтелгән. Ягъни...

Узган ел Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт район территориясендә җир турындагы законнарны бозуның 9 очрагын ачыклаган. Хокук бозучыларга барлыгы 62 мең сумга якын штраф салынган. Бу сумманың 60 мең сумы түләтелгән. Барлыгы 5,6 гектар мәйданда хокук бозулар билгеле булган. Контроль-күзәтчелек чаралары ярдәмендә бу җирләрдәге закон бозулар төзәтелгән. Ягъни участоклар сөрелгән, агрохимик тикшерүләр үткәрелгән, каты көнкүреш калдыклары чүплекләре юкка чыгарылган. Шулай ук бүгенге көндә файдаланылмый ята торган авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге 652 гектар җир ачыкланган.

Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм аның территориаль органнары җир участокларындагы туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез алу, күчерү, бозуны тыю турындагы таләпләрнең үтәлешен тикшерә, шул ук вакытта пестицидлар, агрохимикатлар, тирә-як мохит һәм кеше сәламәтлеге өчен зыянлы башка препаратлар кертеп туфракның сыйфатын бозудан, җил, су ашаудан саклау буенча таләпләрнең үтәлешен контрольдә тота, дип белдерә Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгече Айдар Асадов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр